Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә сабантуй көнен күчерделәр

Сабантуйлар үткәрүнең элек-электән килгән үзгә бер калыбы бар инде: башта – авылларда. ә иртәгесен районныкы үтә иде. Тик соңгы җиде-сигез елда монда да «мөгез чыгару» китте: шимбә көнне районныкын үт...

Сабантуйлар үткәрүнең элек-электән килгән үзгә бер калыбы бар инде: башта – авылларда. ә иртәгесен районныкы үтә иде. Тик соңгы җиде-сигез елда монда да «мөгез чыгару» китте: шимбә көнне районныкын үткәрәләр дә, иртәгесен – якшәмбедә авылларныкы әштер-өштер уздырылдымы-уздырылды диюгә кайтып кала башлады. Саф татар төбәге саналган Әтнә районында быелга кадәр бу шулай булды. Быел да гадәттәгечә район сабантуен 16 июньдә – шимбә көнне Каенсар урманында уздырырга карар кылганнар иде. Тик менә Сабантуйга бер атна вакыт калгач, район сабан туен 17 июньгә – якшәмбегә күчерделәр. Ә район авылларында шимбә көнендә үтәчәк. Бу көннәрдә район сабантуена әзерлекнең генераль репетицияләре бара: әле «Ашыт» спорт һәм мәдәният үзәге бинасында, ә икенче көнне – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы стадионында. Соңгысында бизәкле атлар катнашында репетиция ясап карадылар. Гомумән, Әтнәнең быелгы район сабан туе Тукайлар чорындагы Әтнә базарын хәтерләткән сәхнә күренешләренә бай булачак, Ә тулаем ул Әтнә театрының бер гасырлык юбилеена багышланачак. Тагын шунысын да искәртик: быелгы театраль cабантуй да беренче тапкыр буларак нәкъ менә Әтнә районында узачак. Анысы инде – 24 июньдә!


         

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ