Логотип Магариф уку
Цитата:

Фаяз Хуҗин: «Дәүләт Думасы депутатларыннан конкрет эш көтәбез»

1990 еллар башында җәелеп киткән татарларның милли хәрәкәте тарихында иң истәлекле ике вакыйга республикабызда билгеләнеп үтә торган бәйрәмнәр календаренда урын алды. Аларның берсе – 1990 елның 30 авг...

1990 еллар башында җәелеп киткән татарларның милли хәрәкәте тарихында иң истәлекле ике вакыйга республикабызда билгеләнеп үтә торган бәйрәмнәр календаренда урын алды. Аларның берсе – 1990 елның 30 августында игълан ителгән Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларациясе булса, икенчесе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән яңа Конституциябез иде. Татарстан тарихында яңа чор башланды, киләчәккә зур өметләр багладык. Кыска гына вакыт эчендә «Татарстан халыклары телләре турында»гы закон кабул ителде, әллә никадәр татар гимназияләре ачылды. Татарстан Фәннәр академиясе, аның каршында  Татар энциклопедиясе институты эшли башлады.  Республикабыз күзгә күренеп үсте, ныгыды, халыкара мәйданда да абруебыз артты.


Кызганыч, һич тә көтмәгәндә, яңа Конституциябезгә каршы Мәскәү тарафыннан җитди һөҗүм башланды. Ул шулай оештырылган иде ки, XXI гасырга аяк басуга    Төп законыбызны үз кулларыбыз белән үзебез үк юкка да чыгардык. Милли хәрәкәт сүнеп бара иде инде – көрәшмәдек, лидерларыбыз халыкка мөрәҗәгать итүдән курыктылар. Бәйсезлек юлында яуланган уңышларыбыз юкка чыкты, 1990 елларда ирешкәннәребезне сагынып сөйләргә генә калды.


Миңа калса, иң зур югалтуларыбыз милли мәгариф һәм тел өлкәсендә булды. Мәктәпләрдә татар тарихын укыту бетте диярлек, татар теленең практикада куллану даирәсе һаман кысыла бара. Болай барса, тиздән ул дәүләт теле статусын да югалтачак.


Киләчәккә өмет бармы? Әлбәттә! Моның өчен бары тик телләрнең тигезлеге, халыкларның бердәм хокуклары турында матур гына маддәләре булган Россия Конституциясен бозмаска кирәк. Бозалар икән, дәшми калырга ярамый. Югарыда утыручы түрәләрдән кискен рәвештә халык мәнфәгатьләрен кайгыртуны таләп  итәргә вакыт җитте.


Дәүләт Думасы депутатларыннан да конкрет эш көтәбез. Россия Конституциясенә каршы килә торган, милләтләрне бетерүгә юнәлдерелгән законнар чыгаруны туктатмасак, нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.


Тагын бер нәрсә турында әйтеп үтәсем килә. Татарстан Республикасы Конституциясен китап кибетләреннән табып булмый. Ул китапчык һәр кибеттә булырга тиеш бит, югыйсә. «Таланган» Конституциябезне халыкка күрсәтергә оялабызмы әллә?


Фаяз ХУҖИН,


Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы,  тарих фәннәре докторы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ