Логотип Магариф уку
Цитата:

Федераль үзәк телләр укыту мәсьәләсендә “йомшаклык” күрсәтергә җыена

Бүген интернетта Федераль үзәк милли республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсендә “йомшаклык” күрсәтәчәк дигән хәбәр таралды. Кайбер федераль СМИлар, аерым алганда RTVI язганча, Кремль “Мәгариф т...

Бүген интернетта Федераль үзәк милли республикаларда туган телләрне укыту мәсьәләсендә “йомшаклык” күрсәтәчәк дигән хәбәр таралды. Кайбер федераль СМИлар, аерым алганда RTVI язганча, Кремль “Мәгариф турындагы” законга РФ халыкларының телләрен чикләячәк төзәтмәләр кертүне катгый итеп куймаячак икән.



  • РФ халыкларының туган телләренә “һөҗүм” узган җәйдә башланган иде. Көз көне, мәктәпләрдә укулар башлангач, федераль үзәк мәктәпләрдә рус булмаган халыкларның телләрен мәҗбүри укытуны тыйды. Бу хәлләрдән соң Дәүләт Думасы тарафыннан РФдәге республикаларның дәүләт телләрен ирекле укытуга калдырачак закон проекты әзерләнде. Апрель аенда булып узган ТР Дәүләт Советы сессиясендә әлеге закон проекты тәнкыйтьләнде, безнең депутатлар аны хупламады.


Туган телләрне укыту-укытмау арасындагы “тарткалаш” яки федераль закон проектын карау көзгә калдырылган иде.


Менә бүген яңа хәбәр: Дәүләт Думасы әлеге закон проектын сентябрьдә түгел, ә  19 июнь көнне караячак.


Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов әйтүенчә, 90 процентка уртак тел тапканнар инде. Әмма В.Путинның ата-аналарның сайлау хокукы булырга тиеш дигән сүзләре үтәләчәк икән.


Димәк, 19 июнь көнне туган телебез язмышында яңа сәхифә ачылырга мөмкин. Нинди булыр ул? Әлегә депутатлар безгә сарык та исән, бүре дә тук булыр дигәндәй, барысы да яхшы булачак дигән вәгъдәләрен генә әйтә.


Шунысына да игътибар төшә: Дәүләт Думасында әлеге законпроектын кабат карау Казанда Дөньякүләм Футбол чемпионаты матчлары гөрләгән көннәргә туры килә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ