Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин: «Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора»

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале гала-концертында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Алдыбызда телне, мәдәниятыбезне саклап калу бурычы т...

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узган Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале гала-концертында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Алдыбызда телне, мәдәниятыбезне саклап калу бурычы тора», диде. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә. 


«Безнең республикалар бүген бик авыр хәлләр кичерә. Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора. Татар, башкорт яисә башка милләт халкы булсыңмы бу мәсьәләдә бердәм һәм бер булыйк. Ул очракта телне саклый алабыз, балаларыбызга калдыра алабыз. Бу безнең төп бурычыбыз. Ешрак очрашыйк, уртак фикергә килеп яшик. Күмәк булсак, теләкләребез чынга ашар?», - диде Дәүләт Советы рәисе.


Фото: tatar-inform.tatar Фото: tatar-inform.tatar

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, республика җитәкчеләре "Дуслык күпере" проектын киләсе елга да оештырырга сөйләшкән. "Без җыр-моңа сусаганбыз икән. Бу проектны зур түземсезлек белән көтеп алдык. Мәскәү Кремль сараенда халык җыелып татар-башкорт җырларын тыңлады, рәхәтләнеп ял итте. Оештыручыларга, катнашучы артистларга зур рәхмәт. Элек дәррәү килеп мондый фестивальләр оештыра идек. Иң якын дуслар, туганнар очраша иде. Сабан туйларында, бәйрәмнәрдә бергә булдык. Фестиваль 11 олы шәһәрләрдә булып тулы заллар җыйды. Проектны оештырган Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең “Globex Promotion” продюсерлык үзәгенә рәхмәт", - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ