Логотип Магариф уку
Цитата:

Футбол буенча дөнья чемпионаты – 2018 вакытында Казан 300 000нән артык туристны кабул иткән

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 вакытында Казан дөньяның 36 иленнән 300 000нән артык туристны кабул иткән. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт к...

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 вакытында Казан дөньяның 36 иленнән 300 000нән артык туристны кабул иткән. Бу хакта узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.WhatsApp Image 2018-07-13 at 14.59.56


Туристлар арасында отель, хостеллардән тыш, автойортларда да яшәүчеләр булган. Мәсәлән, Швейцариядән 2, Колумбиядән 37, Германиядән 5 кеше автойортларда яшәгән. Җанатарлар арасында, футбол матчлары Казанда узмаган илләрдән - Бөекбритания, Израил, Япониядән килүчеләр дә булган.
Башкалабыз кунаклары  футбол белән янып йөргән арада, Казанның төрле матур урыннарында да булырга өлгергән. Мәсәлән, Дөнья чемпионаты вакытында Казан Кремлендә 297 000 кеше булып киткән.


Башкалабыз кунаклары Казанны бик ошаткан, 50 % турист Казаннан бирегә тагын килү теләге белән кайтып киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ