Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең якларда һөд-һөд кошын күргәнегез бармы?

Безнең якларда, төгәлрәге Татарстанның Лаеш районында һөд-һөд кошын күрдек дисәләр, сез моңа ышаныр идегезме? Евразиянең көнбатышында таралган әлеге экзотик кош ничек безнең якларга килеп чыккан? Сез...

Безнең якларда, төгәлрәге Татарстанның Лаеш районында һөд-һөд кошын күрдек дисәләр, сез моңа ышаныр идегезме? Евразиянең көнбатышында таралган әлеге экзотик кош ничек безнең якларга килеп чыккан? Сез ничектер, мин баштарак ышаныргамы-ышанмаскамы дип тордым.


12 нче апрель көнне Буа районында узган «Экология һәм без» дигән XVI район конференциясе эшендә катнашкан Янтуган урта мәктәбенең VII нче сыйныф укучысы Нәзилә Арифуллина моның дөреслеген мисаллар, фоторәсемнәр белән исбатлап та күрсәтте.


view_2290067_2025157



«Лаеш районына апама кунакка баргач, дачасы янәшәсендәге урман аланында искитмәле, гүзәл кошны күреп алдым. Минем беренче тапкыр күрүем иде. Апам аны танымады. «Бу экзотик кош адашкан», –дидем. Интернеттан табып, һөд-һөд кошы икәнен белдем, ә әнием биология укытучысы буларак шулай икәнлеген раслады. Шуннан материаллар эзләдем, укыдым», –ди Нәзилә.



Баксаң, Кызыл китапка кертелгән һөд-һөд кошын Татарстанның Яшел Үзән, Кама тамагы, Югары Ослан, Тукай, Лениногорск якларында да очратырга мөмкин икән. Россиянең Кошларны саклау союзы егерменче мәртәбә, 1996 елдан башлап, Ел кошын билгели. 2016 елда бу исемгә һөд-һөд кошы – лаек булган. Орнитологлар фикеренчә, бу кошның систематик урыны күптөрле. Кайбер галимнәр аерым гади һөд-һөд буларак, ә икенчеләре һөд-һөдсыманнар отрядына (отряд удодообразных (Upupiformes) кертеп өйрәнәләр.


view_2290087_2025215


Әлеге конференциядә катнашмаган булсам, бу кадәр мәгълүматны каян белер идем?!


«Экология һәм без» дип аталучы конференцияне уздыру Буада традициягә әйләнгән. Елдан-ел катнашучыларның да саны арта, чыгышларда төрле тәҗел проблемалар күтәрелә. 5 нче гимназиядә узган быелгы чарада 6-11 нче сыйныф укучылары катнашты. «Гомуми экология», «Туган як экологиясе», «Кеше сәламәтлеге һәм экология», «Агроэкология һәм география» секцияләренә бүленеп, укучылар чыгыш ясады, презентацияләр, роликлар күрсәтелде.


Туган як табигате, чишмәләр, Зөя, Чулман елгаларының бүгенге экологик халәте, әйләнә-тирәбезне чүп-чардан арындыру турында дулкынланып сөйләде укучылар. Фәнни дәлилләргә нигезләнеп, исәп-хисап ясалган проектлары акрынлап гамәлгә ашар дип өметләник.


view_2290087_2025211


Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел арты территориаль идарәсе белгечләре, Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Фәрит улы Ханбиковның да катнашуы биредә күтәрелгән проблемаларның актуальлеген тагын бер кат искәртә.


Укучыларның эшләренә бәя биргәндә район мәгариф идарәсе методистларына кыенга туры килгәндер. Ник дигәндә, һәрбер чыгыш үзенчәлекле. Укучылар эзләнү эше алып барган, һәр тема тулысынча өйрәнелгән.


Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелде, җиңүчеләр дипломнарга һәм истәлекле бүләкләргә ия булды. Конференция уздыруда зур өлеш керткән Рамил Фарук улы Фәхретдинов җитәкчелегендәге 5 нче гимназия педагогик коллективына Рәхмәт хаты тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ