Логотип Магариф уку
Цитата:

Интернат-мәктәп мөгаллимен ниләр борчый?

105 еллык бай тарихы булган «Мәгариф» журналы мәгариф сәясәтен, алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалауда һәрдаим республикабыз мөгаллимнәре ярдәменә таянып эш итә. Күпме новатор укытучылар журналыб...

105 еллык бай тарихы булган «Мәгариф» журналы мәгариф сәясәтен, алдынгы педагогик тәҗрибәне пропагандалауда һәрдаим республикабыз мөгаллимнәре ярдәменә таянып эш итә. Күпме новатор укытучылар журналыбыз битләрендә үз тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклаша, уку-укытуның актуаль проблемаларына карата үз фикерен, үз сүзен киң җәмәгатьчелеккә җиткерә. Нәкъ шундый кыю фикерле иң актив авторларыбызның берсе – Фәрит ага Вафин.
Вафин-2 фото DSC08044
Кырык еллык педагогик эшчәнлегенең 27 елын Арча районындагы үзенчәлекле – Яңа Кенәр коррекцион мәктәбендә эшләүгә  багышлады ул. Шушы еллар эчендә әлеге мәктәпнең статусы берничә тапкыр үзгәрде. Хәзер ул «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе» дип йөртелә. Ләкин ничек кенә аталмасын, коррекцион эш, ягъни балаларның физик-психологик тайпылышларын төзәтү эше һәрвакыт мәктәпнең төп максаты булып калды. Әлеге мәктәптә Фәрит Вәдүт улы быел 21 нче уку елын татар теле һәм әдәбияты укытып төгәлләде. «Элегрәк мәктәбебезгә ятим балалар китерелә иде, һәм миңа рус балаларын татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтергә туры килде. Бүгенге көндә татар балаларына ана телен укытам. Ләкин балаларның барысы да – акыл үсешләре тоткарланган, ягъни олигофрен балалар. Бу төр мәктәпләрдә бер югары белем генә җитми, дефектологик белем булу да кирәк. Чөнки шунсыз бала сөйләмендәге һәм фикерләвендәге җитешсезлекләрне төзәтү мөмкин түгел. Мин үзем дә, соңлап булса да, Мәскәү социаль-гуманитар институтында укып, олигофренопедагог белгечлеге алдым», – ди Фәрит ага үзе.
Вафин-1 фотоMG_3379
Иҗади эшләүче, тынгы белмәс күптәнге авторыбыз ул. Соңгы еллардагы иҗади активлыгына, «Мәгариф» журналы белән тыгыз хезмәттәшлегенә сокланып туймаслык. Һәрбер язмасы үтә актуаль теманы колачлаган, һәр проблемага карата фикерләре кызык: аның журналыбыз битләрендә соңгы елларда басылган «БДИ: бүген һәм иртәгә» (№4, 2014), «Татар теле дәресләрендә мультимедиалы проектор» (№11, 2014), Бала мәктәпне нигә яратмый?» (№1, 2015), «Ярдәмче мәктәп ярдәм көтә» (№9, 2015), «Тукай юбилее мөнәсәбәте илә мөгаллим өмидләре» (№4, 2016) дигән мәкаләләрен укучыларыбыз аеруча үз итте. Фәрит ага республикабызда нәшер ителүче башка матбугат басмалары белән дә тыгыз иҗади хезмәттәшлектә яши, шәхси сайты да күпләрне көнләштерерлек. 2012 елда ул «Татар телен өйрәтүдә коммуникатив уеннар һәм үстерелешле күнегүләр» дигән методик ярдәмлек тә бастырып чыгарды. Ул нигездә Фәрит ага Вафинның коррекцион мәктәптә эшләү тәҗрибәсен яктыртуга багышланган. «Тагын бер китаплык язмаларым барын-бар, тик әлегә бастыру мөмкинчелегем юк. Шуңа да уй-фикерләремне «Мәгариф» журналына язып җибәреп торам. Журналда ике дистәгә якын мәкаләм басылып чыкты инде. Бу яктан мин «Мәгариф» журналына бик тә рәхмәтле», – ди Фәрит ага үзе. Һәм менә «Мәгариф»нең быелгы июнь-август санарында укучыларыбыз хөкеменә аның «Сәламәтлекләре чикле булганнарның ана теленә дә мәхәббәтләре чиклеме?» дигән темага мәкаләләр циклы бельн таныша алачаксыз. Язманың исеменнән үк күренгәнчә, автор бик тә актуаль теманы колачлаган, фикерләре дә уйландырырлык, бәхәс кузгатырлык. Һичшиксез берегезне дә битараф калдырмас. Әйтик, Фәрит ага фикеренчә, акыл үсешләре тоткарланган татар балаларына ана телен өйрәтү – беренче дәрәҗәдәге бурыч. Үз телендә дөрес һәм камил сөйләшә алмаган бала башка фәннәрне үзләштерүдә җитди кыенлыклар кичерәчәк. Кызганычка, бүгенге көндә бу мәсьәләне хәл итүнең бөтен авырлыгы бары татар теле укытучылары җилкәсендә, һәм аны һәр укытучы үзенчә хәл итәргә тырыша. Ә ничек? Шул уңайдан Ф.Вафин бу язмасында үз тәкъдимнәре, уйланулары белән уртаклаша. Язма сездә нинди уй-фикерләр уятты? Бу җәһәттән, авторга нинди сорау-тәкъдимнәрегез  бар? Хатларыгызны көтеп калабыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ