Логотип Магариф уку
Цитата:

Исегезгә төшерәбез: «Авыл укытучысы-2017» конкурсының I этабы тәмамлану алдында

Авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы–2017» конкурсы игълан иткән иде.Конкурс 3 этапта уздырыла.I этап – 2017 елның 1 нче мартынн...

Авыл мөгаллимнәренең һөнәри даирәдә абруен күтәрү максаты белән «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы–2017» конкурсы игълан иткән иде.


Logo-avyl-01


Конкурс 3 этапта уздырыла.


I этап – 2017 елның 1 нче мартыннан  30 нчы июненә кадәр.


(1–31 нче июль – килгән эшләрне сайтка урнаштырып бетерү, I этапка нәтиҗәләр ясау.)


II этап – 2017 елның 1 нче августыннан 31 нче августына кадәр.


III этап – 2017 елның сентябрендә уздырыла. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.


I этапта Катнашучылар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш.


Темалар:


1.«WORLDSKILLS –2019: булачак чемпионнар бездә тәрбияләнә».


2.«Милләт киләчәге – лидер яшьләр кулында».


3.«Укытучы һөнәре – яшәү рәвешем».


4.«Әхлак тәрбиясе–көн таләбе».


Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2017@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Авыл укытучысы–2017» конкурсына» дип искәртергә кирәк. Димәк, нинди дә булса сәбәпләр аркасында конкурс эшен бүгенгә кадәр җибәрә алмаган булсагыз, сезнең карамакта әле дүрт көн бар.


Төгәлрәк мәгълүматны конкурс нигезләмәсендә таба аласыз.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ