Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театры 112 меңенче тамашачыны бүләкләде

112нче сезонда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачыларының саны 112 меңнән артты. Казан шәһәрендә яшәүче Фәридә Зарипова Камал театрының 112 меңенче тамашачысы булу бәхетенә иреште...

112нче сезонда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачыларының саны 112 меңнән артты. Казан шәһәрендә яшәүче Фәридә Зарипова Камал театрының 112 меңенче тамашачысы булу бәхетенә иреште. Бу хакта мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фото:  mincult.tatarstan.ru Фото: mincult.tatarstan.ru

“Театрның 112 меңенче тамашачысы булуым, минем өчен зур сюрприз булды. Көтелмәгән һәм бик күңелле вакыйга! Гомумән, мин Камал театрының даими тамашачысы. Барлык премьераларга да йөрергә тырышам. Соңгыларыннан “Килә ява, килә ява...” һәм “Әтәч менгән читәнгә” спектакльләрен карадым. Әлеге спектакльләрдә минем яраткан актерларым – Эмиль Талипов һәм Рамил Төхвәтуллин уйныйлар”, - дип кичерешләре белән уртаклашты Фәридә Зарипова.


Котлау һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы театр оркестры аккомпанементы астында фойеда узды. Тамашачыны актер Эмиль Талипов һәм театрның директоры Илфир Якуповкотладылар.


“Гадәттә, сезон ахырына тамашачыларыбыз саны 112 меңнән артып китә. Бу сезонда тамашачылар саны 140 меңнән ким булмас дип өметләнәбез. Өстәвенә, быел сезон соңрак ябыла – футбол буенча Дөнья Чемпионаты кысаларында без аны 6 июльгә кадәр озынайтырга булдык, - дип сөйләде Г.Камал исемендәге ТДАТ директоры Илфир Якупов. – Мондый акцияләр белән без театрыбыз өчен һәр тамашачының кадерле һәм мөһим булуын күрсәтергә телибез”.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ