Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан кунаклары өчен экскурсион ретро-трамвай «Бабай» йөри башлады

Казанда экскурсион ретро-трамвай рәсми рәвештә йөри башлый, аның маршруты тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире үтә. Түбәтәй кигән һәм бабай рәсеме ясалган трамвай рейска 10.00 сәгатьтә чыг...

Казанда экскурсион ретро-трамвай рәсми рәвештә йөри башлый, аның маршруты тимер юл вокзалыннан елга портына кадәр һәм кире үтә. Түбәтәй кигән һәм бабай рәсеме ясалган трамвай рейска 10.00 сәгатьтә чыга.


Фото:  kzn.ru Фото: kzn.ru

Казан мэриясендә әлеге кызыклы трамвайның маршрутын аңлаттылар. Тимер юл вокзалыннан кузгалган ретро-трамвай Колхоз базары аркылы, Париж Коммунасы, Г.Тукай урамнары буйлап, автовокзал аркылы елга портына кадәр барачак. 10-17 минутлык тукталыштан соң ул тимер юл вокзалына китәчәк.


1986 елда чыгарылган ретро-трамвай салоны 22 кешегә исәпләнгән. Экскурсия вакытында туристлар милли музыка тыңлый һәм татар милли ашларын авыз итә ала.


40 минут дәвам иткән юлда Казан тарихы, маршрут узган урамнарда урнашкан йортларда яшәгән танылган шәхесләр тормышы белән аудиогид ярдәмендә танышырга мөмкин. Экскурсия 7 телдә барачак (рус, татар, инглиз, кытай, испан, француз һәм алман).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ