Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда күренекле композитор Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды

Казанның Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга...

Казанның Зур Кызыл урамында – Казан дәүләт консерваториясе каршындагы скверда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында күренекле композитор, Татарстан Республикасы гимны авторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды.
Һәйкәл урнашкан скверга иртән үк республиканың иҗади җәмәгатьчелеге – язучылар, композиторлар, артистлар, педагоглар җыела башлады. Һәрберсе үзара җыелышып бөек композиторны искә алды, хатирәләрен яңартты.

Һәйкәл ачылу тантанасы Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы хоры башкаруында Татарстан гимны белән ачылды. Аннары сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.
Президент бүген композитор Рөстәм Яхинның туган көне булуын искә төшерде һәм һәйкәл ачылуның зур вакыйга булуын әйтеп узды.
“Һәйкәлне матур җирлектә ачабыз – ул нәкъ үз урынында һәм бик матур килеп чыкты. Казан консерваториясе каршында бик матур комплекс барлыкка килде”, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм шушы образны тудырган өчен сын осталарына, архитекторларга рәхмәт белдерде.

Россиянең һәм Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин: “Рөстәм Хаҗи улы гаҗәеп шәхес һәм гаять зур композитор иде. Без аралашып яшәдек, өендә була идем, – диде. – Ул композиторларның иҗаты белән кызыксынып яшәде. Минем педагогым Борис Трубин Рөстәм Яхинда укыган. Димәк, аның дәвамчысы булып чыгам. Консерватория үзенә нигез салган Нәҗип Җиһанов исемен йөртә. Янәшәдә – татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшев исемен йөрткән Зур концертлар залы. Менә хәзер шушы урында Рөстәм Яхинга һәйкәл ачылды”.
Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин Рөстәм Яхинның музыкасы һәр йөрәккә үтеп кергәнлеген әйтте. Аның 400гә якын әсәр иҗат итүен, һәм моны 500 әсәр язган Шуберт белән генә чагыштырып булуын әйтте. “Яхин җырлары – республиканың визит карточкасы”, – диде Рубин Абдуллин һәм республика, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Ректор 30 августта Казан консерваториясенең шушы һәйкәл янында урнашкан реставрацияләнгән яңа бинасы ачылу мөмкинлеген дә билгеләп узды.

Һәйкәл ачылу тантанасының рәсми өлешендә республика җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнышты.
Һәйкәл ачылу тантанасының рәсми өлешеннән соң Рөстәм Яхинның иң танылган җырлары башкарылды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ