Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда яшәүче бер кеше «Халык контроленә» ярты меңнән артык шикаять җибәргән

Татарстан гражданнары, төрле тормыш мәсьәләрен хәл итү өчен, «Халык контроле» сервисын актив куллана башлаган.Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген Казан халкы яза, шикаятьләрнең кырык проценты – тирә-якны тәрт...

Татарстан гражданнары, төрле тормыш мәсьәләрен хәл итү өчен, «Халык контроле» сервисын актив куллана башлаган.


89bb2d25dd8a050217c8fdc7e52c98b7_XL


Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген Казан халкы яза, шикаятьләрнең кырык проценты – тирә-якны тәртипкә салу, егерме биш проценты – юлларны төзекләндерү, ун проценттан күбрәге юлларда тәртип урнаштыру мәсьәләләренә кагыла.


Аерым-аерым кешеләр әлеге сайтка шикаятьләр язу саны буенча үзләренчә рекорд куярга өлгергән. Казанда яшәүче Олег Б. исемле әфәнде 2017 елда «Халык контроле»нә – 689 гариза, Тимур У. – 639, Андрей А. 613 заявка җибәргән. 2016 ел белән чагыштырганда, узган елда башкалада яшәүчеләр «Халык контроле» сервисына сигез тапкыр күбрәк мөрәҗәгать иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ