Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык шагыйре Кремльдән экспонат урлавын таныды

Казандагы 4 нче татар гимназиясенең Ренат Харис музей-классы яңа экспонатлар белән тулыландырылды. Аларны монда, «Гимназия көне»нә бүләк буларак, шагыйрь үзе алып килде. «Алтын Урда» балетының ви...

Казандагы 4 нче татар гимназиясенең Ренат Харис музей-классы яңа экспонатлар белән тулыландырылды.


 


Аларны монда, «Гимназия көне»нә бүләк буларак, шагыйрь үзе алып килде. «Алтын Урда» балетының видеоязмасы, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан президент Путиннан шагыйрь исеменә килгән открытка, шәхси чәй бокалы – әлеге бүләкләрнең кайберләре. Мөгаен, иң кызыклы экспонат малахит төсендәге яшел карандаштыр. «Мин аны, 4 нче гимназиядәге музейга тапшырырмын дип, кешедән курка-курка гына, махсус рәвештә Кремльдән урлап кайттым», – диде шагыйрь, шаяртып. – Мондый карандашларны безгә Мәскәүдә, сәнгать һәм мәдәният советы утырышларына баргач бирәләр иде».


Гимназиядә берничә музей эшли. Р.Харис музей-классын Татарстанның атказанган укытучысы Фәрдиева Халидә Газиз кызы оештырган һәм алып бара.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ