Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзен укытучылар өчен нинди кием модада?

Кайсы гына хатын-кызның һәрвакыт матур булып күренәсе килми икән? Андыйлар юктыр ул. Шуңа күрә һәр гүзәл зат азмы-күпме дәрәҗәдә мода артыннан даими рәвештә күзәтеп барырга тырыша. Әмма һәр профессия...

Кайсы гына хатын-кызның һәрвакыт матур булып күренәсе килми икән? Андыйлар юктыр ул. Шуңа күрә һәр гүзәл зат азмы-күпме дәрәҗәдә мода артыннан даими рәвештә күзәтеп барырга тырыша. Әмма һәр профессия дә үзең теләгән киемне генә киеп йөрергә рөхсәт итми шул. Мәсәлән, укытучы һөнәре. Әмма билгеле бер кысалар булган очракта да матур итеп киенеп йөрергә мөмкин. Укытучыларның төп эшчәнлеге көз аенда башлана. Димәк, көзге нәфис образларны тудырырга вакыт.


Алда әйтеп үтелгәнчә, укытучыларның гардеробы артык чуар, кычкырып торган төсләрдән азат булырга тиеш. Күбесенчә, классик кара, куе зәңгәр, соры, көрән, ак, тонык ал, зәңгәрсу, аксыл-көрән һ.б. шундый тыныч төсләргә өстенлек бирергә кирәк.


2017 елның көзендә төрле стильдәге костюмнар бик популяр. Күннән тегелгән плащ, күлмәк, итәк, сарафаннар үз актуальлеген югалтмый. Бу сезонда теләсә нинди озынлыктагы күлмәк, итәк, пәлтә киярә була. Нинди максат белән алынуына карап, алар озын да, кыска да булырга мөмкин. Озын пәлтәләр аеруча модада булачак. 20171017_125651 20171017_125347Көзге гардеробның алыштыргысыз элементы булган пәлтәнең вельвет тукымадан тегелгәне аеруча популяр. Төрле озынлыктагы шакмаклы пәлтәләр – бу көзнең яңа тренды.


Күн, вельвет, замшадан тегелгән блузкалар, билле жакетлар, кыска балаклы чалбарлар бик матур һәм модалы күренәчәк. Кыска балаклы вельвет чалбарлар – модалы гына түгел, ә бик тә уңайлы да әле. Аны күн плащлар, курткалар һәм пәлтәләр белән кию уңышлы булачак.


20171017_125429


Бу сезонда геометрик фигуралы киемнәр бик популяр. Әмма тулы гәүдәле хатын-кызларга саграк булырга кирәк, әлеге принт булган кием үз хуҗасына тагын берничә килограмм өстәргә мөмкин. 20171017_124825 20171017_125523


Күлмәкләрнең фасоннары төрле. Аеруча вельвет, күн, алтын бизәкле бәрхет күлмәкләр актуаль.


Шулай ук абстракт һәм чәчәкле бизәкләр булган киемнәр дә бик модалы.  Әмма укытучылар өчен артык кычкырып торган бизәкле киемнәр сайламаска киңәш ителә.


Ирекле киң формадагы киемнәр үз актуальлеген шулай ук югалтмый, алар һәртөрле гәүдә төзелеше өчен дә гүзәл образ тудырырга мөмкинлек бирә. Мондый киемнәр җитешсезлекләрне яшерергә, ә гәүдәнең матур якларын ассызыкларга ярдәм итә.


Бу көздә матур киенү өчен һәр хатын кызның гардеробында бөрмәле һәм кабарынкы итәкләр булырга тиеш.  Аны блузка, водолазка белән кияргә мөмкин. Кара һәм ак, ак һәм зәңгәр төсләрне бергә кию сезонда бик модалы.


Ничек кенә модалы итеп киенергә тырышсагыз да, кигән киемегез уңайлы һәм, иң мөһиме, үзегезгә ошый торган булсын!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ