Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениногорскиның 7 нче мәктәп укытучылары һөнәри тәҗрибәне бәйгеләрдә үстерә

Һәр мәктәпнең үзенә генә хас казанышлары бар. Кемдер олимпиадада җиңүче һәм призерлары белән дан тотса, кемдер спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешә... Ә менә кайбер уку йортлары үз мөгаллимнәренең һөнә...

Һәр мәктәпнең үзенә генә хас казанышлары бар. Кемдер олимпиадада җиңүче һәм призерлары белән дан тотса, кемдер спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешә... Ә менә кайбер уку йортлары үз мөгаллимнәренең һөнәри үсешенә аерата зур игътибар бирә. Лениногорск шәһәрендәге 7 нче мәктәп шундыйлардан. Директор Ольга Геннадьевна Тышко сүзләренә караганда: “Бүгенге чынбарлыкның тиз үзгәрүе сәбәпле, мәктәптәге  педагогик эшчәнлек процессында һөнәри компетентлыкны даими рәвештә үстерү бик мөһим. Шул уңайдан, һөнәри бәйгеләр барлык коллективның  профессиональ үсешенә уңай мотивацион җирлек булдырып, мәктәптәге инновацион  процессларга йогынты ясый”.


IMG_3424


2011 нче елдан башлап, мәктәп коллективы һөнәри бәйгеләрдә актив һәм уңышлы катнашып килә. Алар һәр елны зонадан чыгып, республика этабына узып, призлы урыннарны алып торалар. Ә менә 2016 елны Лилия Сибгат кызы Галәвова “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабында “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңү яулый. Шул ук елны тагын ике укытучыга уңыш елмая. Роза  Әхәт кызы Габдрахманова “Елның ТКН  (ОБЖ) укытучысы” бәйгесенең республика этабы номинанты булса, Оксана Владимир кызы Балахонцева “Ел сыйныф җитәкчесе”  бәйгесендә зонада җиңеп, республика этабына уза.


IMG_3429


Аннан соңгы елларда да 7 нче мәктәп укытучылары һәнәри осталык бәйгеләрендә бирешми. Мәсәлән, 2017 елда Ирина Альберт кызы Хөснетдинова «Педагог-оештыручы» бәйгесенең республика этабы призёры була, ә быел инглиз теле укытучысы Алина Илдар кызы Галимова “Ел укытучысы” бәйгесенең республика этабында 4 нче урынга лаек була.


 - “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, «Педагог-оештыручы» бәйгеләре - бу бик катлаулы сынау, аларга алдан ук, бик максатчан рәвештә әзерләнергә кирәк, - ди Ольга Геннадьевна.  Эш тәҗрибәсе, белем һәм күнекмәләр җыелмасы гына җитми, үткән бәйгеләрдә катнашучыларның тәҗрибәсен өйрәнү, күзәтү, нәтиҗәләр ясау, хаталарны табу һәм өйрәнү мөһим. Безнең уңышларыбыз  һөнәри бәйгеләргә әзерлек  процессын оештыруда команда тактикасын куллану, вазифаларны үтәүчеләрне төгәл билгеләү, күмәк эш башкара белү һәм  бәйгедә катнашучыга әзерлекнең һәр этабында ярдәм күрсәтә белүгә бәйле. Шуны аңлау мөһим: укытучы һөнәри бәйгеләргә ялгызы гына әзерләнергә тиеш түгел. Бу күмәк эш. Мәктәбебездә бәйгеләрдә катнашу өчен оештыру һәм җитәкчелек итү  шартларын тудырырга тырышабыз. Шуңа күрә бәйге бөтен коллективның иҗат җимеше була, бәйгеләрдә катнашуның уңышы гарантияләнә, ә әзерлек вакытында бөтен педагогик коллективның һөнәри осталыгы нәтиҗәле рәвештә үсә.


Әлбәттә, һөнәри осталык бәйгеләрендә  катнашу һәркем өчен отышлы: укытучы профессиональ яктан үсә, тәҗрибә туплый; укучыларга төпле белем бирә; мәктәпнең дәрәҗәсе арта.


IMG_3434 (1)



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ