Логотип Магариф уку
Цитата:

Мамадышның тузганак кайнатмалы һәм катыклы мәктәбе

«Мәгариф» журналы хезмәткәрләре һәм аның иң актив авторлары катнашында республикабыз мәктәпләренә очрашуларга баргач, бу мәктәпкә генә хас ниндидер үзенчәлекле эзләү гадәтем бар. Мамадыш районының Көе...

«Мәгариф» журналы хезмәткәрләре һәм аның иң актив авторлары катнашында республикабыз мәктәпләренә очрашуларга баргач, бу мәктәпкә генә хас ниндидер үзенчәлекле эзләү гадәтем бар. Мамадыш районының Көек-Ерыкса урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән булган чираттагы очрашуда андый үзенчәлеккә Казан кунаклары хөрмәтенә әзерләнгән табында ук тап булдык.


DSC_0297


 Табын түрендә – тәме белән юкә балына тартым үзгә варенье. Язның тәүге чәчәкләреннән булган тузганак чәчәгеннән әзерләнгән кайнатма булып чыкты ул. Телеңне йотмалы әлеге «тузганак чәчәге балы»н Көек-Ерыкса мәктәбендәгеләр үзләре әзерләгән. «Бик тә файдалы үзе. «Мәгариф» журналындагы кебек сездәй көтеп алынган кадерле  кунакларыбыз табынына гына куя торган затлы сыебыз ул», – дип ярым шаяртып алды  мәктәп директоры Зәки Раиф улы Галиев. Очрашуга килгән юлдашларым – тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, эзтабар язучы Шаһинур абый Мостафин, ветеран мөгаллим Рәим абый Гобәевлар күңеленә тагын табындагы катык та хуш килде. Мәктәпнең аш-су остасы Рәзимә апалары Матшина әле көзен сырганактан да кайнатма хәстәрләп куя икән. Мәктәпнең үз «кече ферма» сы бар икән. Берничә баш сыер асрыйлар икән. Сөтен-каймагы мәктәп ихтыяҗына бик тә ярап куя. Әле сөтеннән катыгын да ясыйлар. Укучылары да мәктәп катыгын үз итә икән. Әнә шундый үзенчәлекле үзгәлекләрдән башланган очрашу күңелдә уелып калырдай мизгелләргә шактый бай булды. Укуда да сынатмыйлар, кечкенәдән хезмәт яратып үсә Көек-Ерыкса мәктәбе укучылары. Иң мөһиме:  татар матбугатын, татар китабын үз иткән яшь дусларыбызның күп булуын күреп сөендек. Чөнки мөгаллимнәре арасында «Мәгариф» журналының актив авторлары дистәгә якын. Бигрәк тә Рәим Гобәев, Рәсимә Галиева, Илшат Шәйхетдинов, Гөлназ Гәрәеваларның үтемле язмаларын күпләр үз итә.


Көек-Ерыкса – үзе дә үзгәрәк авыл. Табигате гүзәл булу өстенә, туфрагы да уңдырышлы. Халкы да эшчән, сәнгать жанлы. Бер ягында Малмыжка, Яковка, Яңа Черкас кебек рус, Гришкино, Каргалы кебек мари, Дүсмәт, Комазан башы кебек керәшен татарлары яшәгән авыллар чолганышында. Тик бер агачның игезәк сыңары булган сыман Көек-Ерыкса бары Комазан елгасы  басмасы аерып торган Яңа Комазан авылына терәлеп үк тора. Мәктәбенең укучылары да шушы ике авылныкы гына. Тагын ике елдан мәктәпләренең бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Ә 1976 елдан урта мәктәп статусында. Укучылары саны 400 дән арткан чаклары булган. Заман җилләре Көек-Ерыкса мәктәбенә кагылмый үтмәгән: бүген инде бар укучысы җитмешләп кенә. Шулай да кылган гамәлләре, ирешкән уңышлары белән районны гел сөендереп тора Көек-Ерыкса мәктәбе коллективы. Мәктәп бинасына капиталь ремонт та ясалгач, танымаслык булып үзгәргән. «Яшь яшелчәче» проекты белән Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының 1 млн. сумлык грантын да откан үзләре. Аның акчасына МТЗ-82 тракторы, сука , печән чапкыч, арба, тырма сатып алганнар. Быел исә, райондагы алыл мәктәпләрендә иң беренчеләрдән булып, ясалма чирәм түшәлгән футбол мәйданчыгы төзеп, спорт сөюче укучылары карамагына тапшырган алар.


DSC_0317


Мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү – аерым игътибар үзәгендә. Бу җәһәттән, мәктәп укучыларына өлге булырдай шәхесләр, олпат затлар үз төбәкләрендә үк. Әйтик, Владивостокта гомер итүче физика-математика фәннәре докторы Альберт Зиятдинов,  Владикавказ университеты доценты Вәрис Галимов, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Вилнүс Әхмәтов, Мамадыштагы 2 нче лицей директоры Салават Гыймранов, Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Талипова, Камал театры артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмил Талипов, язучы Амур Фәләх, журналист Люция Фаршатова һ.б. – нәкъ менә Көек-Ерыкса мәктәбеннән очар канат алган олпат затлар. Аларга лаеклы алмаш үсә икән. «Мәгариф» журналы авторлары белән очрашу барышында да курайда уйнап та, җырлап-биеп тә, күңелле мизгелләрне мулдан бүләк итте алар. Иң мөһиме: «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының якын дуслары ишле булуын күреп сөнеп кайттык.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ