Логотип Магариф уку
Цитата:

«Матур мәктәп» – олы юлга күпер

Җиз кыңгырау, син һәрвакыт шулайБүгенгедәй моңлы булдыңмы?Сихри көчләр бармы әллә синдә,Күңелләрне иттең ямансу?Мәркәзебезнең «Азино-1» бистәсендәге 171 нче урта мәктәптә буласы «Соңгы кыңгырау» бәйрә...

Җиз кыңгырау, син һәрвакыт шулай


Бүгенгедәй моңлы булдыңмы?


Сихри көчләр бармы әллә синдә,


Күңелләрне иттең ямансу?


Мәркәзебезнең «Азино-1» бистәсендәге 171 нче урта мәктәптә буласы «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә барырга адарынгач, күңелемдә шушы шигъри юллар яңарды, үземнең моннан нәкъ 45 ел булган туган мәктәбем белән саубуллашу мизгелләрен дә күзалларга тырыштым. 171 нче мәктәп тагын шунысы белән дә үзенчәлекле: заманында Алсу кызым анда мәктәпнең ачылган көненнән алып биш ел буе укыды. Ул вакыттан бирле шактый еллар үтте, мәктәп тә техник яктан да, уку-укытуның куелышы ягыннан да шактый ныгыды. XXI гасырның тәүге елында ачылган мәктәп быел үзенең 17 нче чыгарылышын бирде. Мәктәптә хәзер 1275 укучы. Аларга 83 мөгаллим белем бирә. Әлеге мәктәп коллективы «Матур мәктәп» республика бәйгесендә һәм ЮНЕСКО тарафыннан оештырылган «Матур мәктәп» халыкара конкурсында җиңеп чыгарлык булган икән, димәк, алар дөрес юлда. Һәм бу җиңүләрдә мәктәпнең быел XI сыйныфны тәмамлаган 48 укучының да өлеше – тырышлыгы, тынгысызлыгы бар. Шуңа да «Соңгы кыңгырау» бәйрәме дә үзгә бер күтәренке рухта узды.


IMG_5119-24-05-18-11-25


Тантанада тәбрикләү сүзе белән чыккан мәктәп директоры Рания Нәкыйп кызы Галиәкбәрова, директор урынбасары Гөлүсә Шәүкәт кызы Әхәтова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты М.Ф. Шаһитовның ярдәмчесе Антон Сергеевич Кожевниковлар чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр: «Күбегез, мөгаен, укып бетердек, дип тә уйлый торгандыр. Ялгышмагыз. Алда сезнең һәркайсыгызны яңа мәктәп көтә! Тормыш мәктәбе диләр аны. Анда да һәрберегез үз юлын табып, матур гаиләләр корып, күркәм уңышларыгыз, сөенечләрегез белән белем биргән мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне күп мәртәбәләр сөендереп торырга язсын!»IMG_5104-24-05-18-10-05 Бу җәһәттән, унбер ел уку дәвамында 171 нче урта мәктәпнең быелгы чыгарылыш укучылары тирәнтен белем алып, җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә, спортта, төрле бәйгеләрдә һәрчак мәктәп әйдәманнары булдылар. Әйтик, «Татар кызы» шәһәркүләм бәйгесенең «Иң талантлы кыз» номинациясендә җиңү яулаган Илзирә Галимбәкова, 2016/2017 нче уку елында халыкара олимпиадада призерлар булган Илүзә Гыймадиева, Әдилә Хәйруллиналар белән ничек горурланмыйсың, ди?!IMG_5114-24-05-18-11-24


Укучыларның күбесе мәктәп күләмендә оештырылган төрле түгәрәкләргә йөреп, үзләренең сәләтләрен ачты. Алар район, шәһәр, зона күләмендәге фестиваль һәм конкурсларда, бәйгеләрдә берничә тапкыр лауреат исемен яуладылар. Мәктәптә эшләп килгән «Фантазия», «Контраст» хореография ансамбльләренең, «Бәхетле балачак» театр студиясе, «Ләйлә» вокаль берләшмәсенең иң актив әгъзалары да быелгы унберенчеләр булды. Һәм үзләштергән талантларын алар бүгенге «Соңгы кыңгырау» кичәсендә укытучыларына, әти-әниләренә рәхәтләнен тәкъдим итте. Укытучыларын да төрле уен-бәйгеләрдә катнаштыртып, бүген алардан үзләренчә имтихан да алдылар әле, унбер ел буе үзләренә гыйлем нуры иңдергән укытучы абый-апаларын чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ