Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән министрлыгы Алабуганың мәктәпләрен тикшерде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Алабуганың белем бирү системасын югары бәяләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза. Алабуга районында мәгариф учреждениеләрен план буенча күчмә тикше...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Алабуганың белем бирү системасын югары бәяләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы яза. Алабуга районында мәгариф учреждениеләрен план буенча күчмә тикшерү төгәлләнде. Тикшерү нәтиҗәләре районның педагогика хезмәткәрләре өчен йомгаклау киңәшмәсендә белдерелде.


tatar-inform.tatar tatar-inform.tatar

Шулай итеп, 23 мәктәптә, 41 балалар бакчасында, 2 шәхси мәгариф учреждениесендә һәм балалар йортында тикшерү узды.


“Алабуга районы мәгариф системасы хезмәткәрләренә комплекслы, эчтәлекле эш өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без эчтәлекле дәресләрдә, тәрбия эшләре буенча дәресләрдә, чиста һәм уңайлы учреждениеләрдә булдык. Әлбәттә, теләсә кайсы тикшерү нормалардан тайпылышларны ачыклый. Тупас хаталар юк, мәгариф оешмаларына кабул итү буенча җитешсезлекләр, укучыларга билгеләрне арттырып кую буенча кисәтүләр бар. Моннан тыш, районның методика хезмәтенә укудан тыш эшчәнлелекне сыйфатлырак оештыру зарур”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.


Аның сүзләренчә, бүгенгә тикшерелгән районнарда эш сыйфаты буенча Алабуга районы беренче урында тора.


Район быел укучыларның белем дәрәҗәсе буенча күрсәткечләрен дә яхшырткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ