Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле» журналының яңа санын түләүсез укыгыз!

«Мәгариф. Татар теле» журналының 2017 елдагы соңгы 4 нче саны дөнья күрде. Әлеге санның да татар теле һәм әдәбияты укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы булуына шигебез юк. Та...

1_обл«Мәгариф. Татар теле» журналының 2017 елдагы соңгы 4 нче саны дөнья күрде. Әлеге санның да татар теле һәм әдәбияты укытучыларның, мәгариф системасында эшләүчеләрнең өстәл китабы булуына шигебез юк. Татар телен укытуда нәтиҗәлелекне арттыру таләп ителгән бүгенге заманда укытучылар өчен «Мәгариф. Татар теле» журналының әһәмияте көн кебек ачык.


Журналның бу саны  Татарстан фәннәр академиясе академигы Рүзәл Юсуповның “Татар телен укытуны камилләштерү” дигән мәкаләсе белән ачылып китә.


“Бүгенге көндә исә татар мәктәпләрендә укучыларның барысы да туган телләрен тиешле дәрәҗәдә үзләштерәме икән?” дигән сорау куеп, галим гаять катлаулы, бүгенге көн кадагына суга торган проблеманы алга куя.


Бу санда шулай ук термин төшенчәсен ачыклау максатыннан филология фәннәре докторы Илдар Низамовның «Термин дигән хикмәтле җитди сүз» дигән күләмле мәкаләсе урын алды.


Укучыларның белемнәрен тикшерү, ныгыту йөзеннән IX – X сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан  йомгаклау тестлары басылып чыкты.


“Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында милли төсләр бизәлеше”, Антонимнар иленә сәяхәт”, “Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау”, “Исем сүз төркемен кабатлау”, “Морфонемаларның барлыкка килү юллары” дигән темаларга дәрес үрнәкләре дә укытучылар өчен файдалы булыр дип уйлыйбыз.


Укыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ