Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы авторын Лондон күргәзмәсендә зурладылар

Англия башкаласы – Лондонда халыкара китап күргәзмәсе зур уңыш белән узды. Быелгысы инде аның 46 нчы тапкыр оештырылуы иде.Анда дөньяның 130 иленнән мәртәбәле нәшриятлар үзләре бастырып чыгарган китап...

Англия башкаласы – Лондонда халыкара китап күргәзмәсе зур уңыш белән узды. Быелгысы инде аның 46 нчы тапкыр оештырылуы иде.


фото Хусаинова- СТА DSC_7563


Анда дөньяның 130 иленнән мәртәбәле нәшриятлар үзләре бастырып чыгарган китап продукциясен тәкъдим итте. Әлеге күргәзмәдә Россия табигать фәннәре академиясе дә үз экспозициясе белән катнашты. Әлеге стендта күренекле галимнәрнең һәм педагогларның актуаль темаларны колачлаган фәнни хезмәтләре, дәреслекләре бар иде. Алар арасында КФУның географик һәм экологик белем бирүнең теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы һәм безнең өчен нык куандырганы – «Мәгариф» журналының иң актив редколлегия әгъзасы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Краеведение» дигән бик тә күркәм китабы да бар иде. Әлеге дәреслек илебездәге югары уку йортларының география белгечлегенә укучы студентлары өчен алыштыргысыз уку ярдәмлеге булып хезмәт итә.


img047-1


img144


Шунысы сөенечле: Җәүдәт ага Хөсәеновның әлеге дәреслеге Лондонда узган Халыкара китап күргәзмәсендә дә лаеклы бәясен алды: күргәзмәнең алтын медаленә лаек булды. Яхшы әйберне инглизләр бәяли белә инде анысы. Шундый дөньякүләм танылуларыбызның бу–  соңгысы булмасын иде.


Золотая медаль. Лондон - 2017


         

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ