Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” журналы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл оештырды

Бүген “Мәгариф” журналы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл оештырды.Журналның баш мөхәррире Сөмбел Таишева журналның бүгенге көндәге эшчәнле...

Бүген “Мәгариф” журналы редакциясе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре белән түгәрәк өстәл оештырды.


Журналның баш мөхәррире Сөмбел Таишева журналның бүгенге көндәге эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде. Даими авторларыбызны атап китте.


Мәгарифне үстерү институты ректоры Бәдриева Рина Ринат кызының чыгышы тыңланды. Ул институтның эш планы, төрле фәнни-методик проектларның эчтәлеге белән таныштырды.


“Без укытучылар арасында ачык дәрес үрнәкләре буенча конкурс оештырдык.  Әлеге бәйгегә 900 гә якын эш килде. Киләчәктә аларның иң яхшылары “Мәгариф” журналына да тәкъдим ителәчәк", - диде ул.


Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренең мәкаләләре даими рәвештә безнең журналда басылып килү уңай күренеш. Алар укытучылар өчен иң кирәкле мәгүлүматларны җиткерәләр. Шундый авторларыбызның берсе Мингаян Мозаффарованың чыгышы да кызыклы булды. Ул журналда басылган мәкаләләренә дә тукталып үтте. Шулай ук төрле кафедраларның җитәкчеләре үз юнәлешләре хакында сөйләделәр. Әлеге түгәрәк өстәл ике як өчен дә файдалы һәм нәтиҗәле булды.


DSC_0425 DSC_0428

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ