Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгърифәтле Яңгулның мәгариф каһарманнары

Быел көз соңарыбрак килде. Мин килгәндә, сентябрь уртасы булуга карамастан, Яңгул яшеллеккә күмелеп утыра иде әле. Заманча йортлар, төзек каралты-куралар авылда яшь гаиләләр күплегенә ишарәли...Яңгул...

Быел көз соңарыбрак килде. Мин килгәндә, сентябрь уртасы булуга карамастан, Яңгул яшеллеккә күмелеп утыра иде әле. Заманча йортлар, төзек каралты-куралар авылда яшь гаиләләр күплегенә ишарәли...


Яңгул урамы буйлап Сафиуллиннар йортына таба атлыйм. Акрын гына капка келәсен ачам да бер мизгелгә тукталып калам. Ишегалды түгел, гөлләр иле диярсең! Күңелдә бу матурлыкны тудырган хуҗаларны күрәсе килү теләге тагы да көчәя...


Ишектән мине алтмыш яшьләр тирәсендәге ир-ат һәм бәйрәмчә матур күлмәкләр кигән ике кызчык каршы алды. «Мин гаилә башлыгы Шамил абыегыз булам, – диде хуҗа, елмаеп. – Ә болар – оныкларым Камилә белән Зилия». Тирә-якка данлыклы мөгаллимнәр гаиләсе белән танышуым шулай башланып китте.


Әлеге гаиләдә барысы да педагоглар. Шамил абый – физика, математика, Гөлсинә апа – башлангыч сыйныфлар, уллары Наил – физика, математика, информатика, киленнәре Ләйсән – башлангыч сыйныфлар укытучысы. Нәҗмиевләр-Сафиуллиннар нәселенең укытучылык стажы 450 елдан артып китә!


IMG_0196Әби беренче күрүдән ошаткан


Шамил  Гарифулла  улы. Ул,  мәктәптә  яхшы укып, һәрдаим олимпиадаларда катнашып торса да, язмышын укытучы  һөнәре  белән  бәйләү  хакында уйлап та карамый. Хәтта башында: «Мин – төпчек бала, әти-әнием инде олы яшьтә, бәлки, авылда гына төпләнеп калырмын», – дигән уйлар да була. Кулына аттестат алгач, күрше егете: «Син кая укырга керергә җыенасың? Әйдә, безгә кил», – ди.


«Ә син кайда укыйсың соң?» – ди аңа каршы Шамил. Тегесе: «Казан дәүләт педагогия институтында», – дип җавап бирә. Әлеге сөйләшүдән соң Яңгул егете физика-математика факультетына керергә карар кыла.


Кабул итү комиссиясендә аңардан: «Бездә физика һәм математика бүлекләре бар. Кайсын сайлыйсыз?» – дип сорыйлар.  Шамил  Сафиуллин,  ике  дә  уйлап  тормыйча: «Физика бүлегенә барам», – ди. Барысы да гаҗәпкә кала. «Калган абитуриентлар физика бүлегенә документларын тапшырырга курыктылар, сез гариза бирүче беренче кеше булдыгыз», – диләр аңа.IMG_0117


Гөлсинә  Мидхәт  кызыШамил  абыйның  хатыны Гөлсинә ханымның бабасы Габделфәрт Садыйков, сугышка киткәнче, егерме ел дәвамында балаларгагеография укыткан, алты ел Карадуган мәктәбендә директор булып торган. Яу кырыннан әйләнеп кайта алса, яраткан хезмәтен дәвам иткән булыр иде дә, насыйп булмаган шул. Үзе һәлак булса да, өч оныгының бабалары эзеннән китүе бу нәселнең мөгаллимлек династиясен өздермичә саклап калган. Гөлсинә апа гомер буе башлангыч сыйныфларны укыта. Ә аның сеңелләре Резедә Йосыпова-Нәҗмиева – тәрбияче, Рүзия Нәҗмиева тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшлиләр.


– Күршебез Рәмзия апа Арча педагогия училищесында укый һәм, минем медицина институтына әзерләнүемне белсә дә, үзе янына укырга керергә кыстый иде. «5» леләр тезелгән аттестатымны күргәч, ул тагын:«Мәктәптә синең кебек тырышлар кирәк», – дип, юлыма аркылы төште. Педучилищены да, пединститутныда тәмамлаган Гөлсинә апа кырык ел гомерен мәктәпкә, балаларга багышлаган.000_6347


Кавышу. Яшь укытучылар Шамил Сафиуллин белән Гөлсинә Нәҗмиеваны Карадуган мәктәбе кавыштыра.


– Бүгенгедәй хәтерлим: 1978 елда Карадуганда яңа урта мәктәп ачылырга тиеш иде. 15 августтан безне  эшкә чакырдылар. Уку елы башланырга ике атна гына калган. Ә мәктәпнең әле тәрәзәләре дә, идәне дә юк. Бөтен  җирдә  чүп-чар. Күмәк  көч  белән, көне-төне эшләп, мәктәпне 31 август төненә ремонтлап бетердек. Урамда бертуктаусыз яңгыр ява, тәмам пычранып беттек, ә икенче көнгә Белем бәйрәменә барырга кирәк.Шунда Гөлсинә: «Әйдәгез, безгә. Мунча яктык, юынып чыгарсыз», – диде. Дус укытучы егет белән Гөлсинәләргә  киттек. Без  чыгуга, әбиләре  чәй  куйган. Шул  көнне ул: «Ай, чәйне тәмле эчә бу егет. Ашаганда колагы селкенсә, эшләгәндә йөрәге җилкенә», – дип, мине ошатып калган. Бер коллективта уйнап-көлеп, ярдәмләшеп йөри торгач, Гөлсинә белән бер-беребезгә гашыйк булганыбызны  сизми  дә калдык.


Бер еллык дуслыкның туй белән тәмамлануы гаҗәпмени... Тик  яңамәктәптә  эшләүләренә дә, уллары Наил тууга да озак шатланып йөрергә туры килми Сафиуллиннарга. Көтмәгәндә, әниләре гүр иясе булгач, Шамил абыйның, яшь гаиләсен алып, әтисе янына – туган  нигезгә  күченеп  кайтудан  башка  чарасы  калмый. Аның фикеренчә, төпчек бала – нигез сакчысы.


Гөлсинә апа да – «энә кайда – җеп шунда» дип фикер йөртә торган зирәк хатын-кыз. Утыз сигез ел инде алар хезмәттә дә, гаиләдә дә бер-берсенә терәк булып, макталып  эшлиләр,  куанып яшиләр.


IMG_0162Башкортстан белән Финляндиягә киткән дәреслек


Гөлсинә апа – Россия Мәгариф министрлыгының«Мәгарифтә ирешкән уңышлары» билгесе һәм В.Путин грантына лаек булган укытучы гына түгел, «Әдәби уку» дәреслегенең авторларыннан берсе дә.


– 1996 елда авторлык программаларында җиңү яулагач, «Риторика» дәреслекләре язуга алынуым табигый килеп чыкты, – дип сөйли Гөлсинә апа. – Ә 2006 елда Мәскәүдә «Перспектив башлангыч мәктәп» проекты буенча укып кайтканнан соң, Татарстан Мәгариф министрлыгыннан татар мәктәпләре өчен «Әдәби уку» дәреслекләре әзерләүдә катнашу тәкъдиме алдым.Хезмәттәшләрем Әминә Габделбәр кызы Мөхәммәтҗанова, Миләүшә Ярулла кызы Гарифуллина һәм татар әдәбияты  белгече  Фәридә  Фирдәвес  кызы  Хәсәнова белән  җиң  сызганып  эшкә  керештек. 2011  елда  беренче сыйныфлар өчен «Әдәби уку» дәреслеге дөнья күрсә, алдагы елларда калган сыйныфлар өчен дә дәреслек, хрестоматия,  мөстәкыйль  эш  дәфтәре,  укытучылар өчен методик ярдәмлек, электрон дәреслекләрне берләштергән комплектлар иҗат ителде. Шундыйук комплектлар урта һәм югары сыйныфлар өчен дә эшләнде. Соңрак «Сочинение язарга өйрәтәбез» дигән методик ярдәмлек төзедек. Ул китапта Балтач районы, Казан мәктәпләре укытучыларының инша, хикәяләре урын алды. Хәзер безнең дәреслекләр белән Татарстан укучылары гына түгел, Башкортстан һәм Финляндия татарлары  да укый.


Бүгенге көндә Шамил абый да, Гөлсинә апа да – кырыгар ел стажлы ветеран укытучылар. Икесе дә яшь буынны укыту-тәрбияләүдәге  фидакарь  хезмәтләре өчен Россия Мәгариф министрлыгы мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Шамил абый уку-укыту эшләре буенча  директор  урынбасары  да,  мәктәп директорыда булып эшләгән. Ул әле бүген дә Яңгул мәктәбендәбалаларга физика һәм математика фәннәреннән белем бирә. Шуның өстенә, БДИ эшләрен тикшерү буенча республика  комиссиясендә  эксперт булып тора. Гөлсинә ханым тормыш активлыгы буенча җәмәгатеннән калышмый.  Балаларга  белем  бирү  белән беррәттән,ул озак еллар башлангыч сыйныф укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкләгән, район һәм республика күләмендә уза торган «Ел укытучысы» конкурсының жюри, дәреслекләргә экспертиза үткәрү комиссиясе  әгъзасы булган.


000_6333Укытучы баласы...


Наил  Шамил  улы. Артист  баласы  сәхнә  артында үскән кебек, укытучы баласы мәктәптә үсә. Сафиуллиннарның уллары Наил дә, калдырырга кеше булмаганлыктан, кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, мәктәпкә килә. Кайсы укытучының дәресе юк, малай шуның янында. Шулай «укып» йөри торгач, биш яшь тулуга, беренче сыйныф укучысы булып китүен сизми дә кала Наил. Аның турында вундеркинд дип әйтмәсәләр  дә, бөтен  сыйфатлары  шул  хакта  сөйли. «5»ле билгеләренә генә укый, җырларга, биергә ярата, матур итеп рәсем ясый, шигырь яза. Районда үткәрелгән фән олимпиадаларында, «Алтын каләм» фестивалендә җиңүләр яулый. Илнең теләсә кайсы вузына аяк тибеп керерлек шул егет, мәктәпне тәмамлагач, әтисе салган сукмактан китеп, Казан дәүләт педагогия университетының физика факультетында укырга карар кыла.


–       Шәһәрне бер дә яратмадым, шуңа күрә һәр ялны авылга кайтып йөри идем. Укып бетерүгә, Яңгул мәктәбендә эшли башладым, – дип  сөйли  Наил  Сафиуллин.  Физика,  математика,  информатика  фәннәрен генә укыттырып озак йөртмәгәннәр аны. Мәктәп директоры итеп билгеләп куйганнар. Ул укыта торган информатика  дәресләре  –  балалар  өчен  мәктәптәге иң  кызыклы  дәресләрнең  берсе.


Әйбәт белем белән әйбәт холык кешенең алдыннан йөри.  Университетны  тәмамлап   кайткан Наилнең«яхшы информатик» дигән даны тиз арада районга тарала. Гөлсинә апа белән бергә дәресләр төзегән укытучы Миләүшә: «Улың техниканы шәп белә, безгә компьютер сайларга булышса иде», – дип үтенә. Наил, Казанга барып, аларга компьютер алып кайта. Икенче көнне, аны көйләргә дип, Балтачка – Миләүшә ханымнарга юл тота.


–       Өйдә кызлары Ләйсән генә иде. Булачак хатыным белән шулай таныштык, – дип искә ала Наил Шамил улы, ике яшь укытучының күңелләрендә сөю хисләре бөреләнгән   мизгелләрне   хәтерендә барлап.Ләйсән ул вакытта Балтач мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта. Наил белән кушылгач, ул да Яңгул урта мәктәбендә эшли башлый, хәзерге вакытта Балтач урта мәктәбендә укыта. Бүгенге көндә инде алар күп балалы гаилә – чәчәк кебек өч кызлары бар. Кечкенә Мәрьямнәре әле яңа гына дөньяга килгән.


–       Ләйсән бер дә аптырап тормаган: район үзәгеннән авылга яшәргә кайткан, – дим, гаҗәпләнгәндәй итеп. Моңа шат күңелле Шамил абыйның җавабы бик кызык:


–       Безнең Яңгул шәһәрдән бер дә ким түгел, – ди ул. – Авылыбызда  мәктәп,  балалар  бакчасы,  май  заводы,  зур ферма, амбулатория, бик күп кибетләр бар. Юкка гына «Яңгул – город, Алан – курорт, Көшкәт – санаторий»,  –  димиләр бит.


Ләкин,  шәһәр  кешеләреннән  аермалы  буларак, авылда  укытучылар  гаиләсе  дә  тавык-чебеш,  мал асрый, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Миндә соклану уяткан чәчәкләр  –  Гөлсинә  апа  белән  киленнәре  Ләйсән  хезмәте. Һәркем  өчен  бу  йортның  капкасы  ачык,  һәр  кеше  биредә  көтеп  алынган  кунакка тиң. Авыл халкы Сафиуллиннар гаиләсен укытучылар буларак та, кешелекле, ярдәмчел авылдаш булганнары өчен дә тирән хөрмәт итә.


М.А. Мөхәммәтҗановның «Әрәмәләр шавы» китабында Яңгул  авылы  турында  игътибарга  лаек  мәгълүмат бар: «1868 елда югары мәхәлләдә – 20, урта мәхәлләдә – 40, түбән мәхәлләдә 25 бала муллалар йортына җыеп укытылган, балаларга Коръән гыйлеме, татар, гарәп, фарсы  телләре, төрки  тарих  буенча  гыйлем бирелгән». Димәк, Яңгул авылында мәгърифәт тамырлары бик тирәннән килә. Сафиуллиннар династиясе – шул мәгърифәтлелекнең бер буыны. Әнә бит, оныклары Камилә дә, безнең сүзгә кушылып: «Апа,  мин дә, үскәч, укытучы булырга телим», – ди. Өйдәгеләрнең сүзенә караганда, әлеге җаваплы адымга«әзерлек» бүгеннән үк бара икән. «Курчакларын, сеңлесен тезеп  утырта  да  аларга  дәрес  бирә. Ул  – безне, без аны өйрәтәбез», – ди бабасы Шамил абый. Менә шулай мөгаллимнәр чылбырын дәвам итәрлек яшь  буын  үсеп  килә Яңгулда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ