Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәшһүр татар галиме Фуат Әшраф улы Ганиев вафат (ФОТО)

Кичә - 28 февральдә - мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФнең һәм ТАССРның атказанган фән э...

Кичә - 28 февральдә - мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФнең һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фуат Әшраф улы Ганиев 86 нчы яшендә вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген, ягъни 29 февраль сәгать 11дә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман ур., 20) узды.


фуат ганиев обр


(Хушлашу мәрасиме. ТР мөселманнары Диния нәзарәте фотосы).



Белешмә өчен. Ф.Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, 1949-1954 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләп алгач, Казанга килә, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1963 елда - кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясен яклый. Шушы институтта фәнни хезмәткәр, тел белеме бүлеге мөдире булып эшли. Аннары институтның лексикография һәм лексикология бүлеге мөдире. Ф.Ә.Ганиев – Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында, Казан дәүләт педагогика университетында дәресләр алып баручы профессор да була.


Ф.Ә.Ганиевның фәнни эшчәнлегендәге төп юнәлешләр – грамматика, татар телендә сүз ясалышы, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемә сүзлекләрен төзү, татар теленең орфография мәсьәләләрен эшләү. Аерым алганда, ул – татар тел белеме һәм тюркология проблемалары буенча 18 монография, 300 дән артык мәкалә авторы, русча-татарча һәм татарча-русча, татарча-төрекчә һәм төрекчә-татарча сүзлекләр, татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге автордашы, татар телендәге 20 дән артык капиталь сүзлекнең фәнни редакторы һәм автордашы, татар теленең өч томлы академик грамматикасының фәнни редакторы һәм төп авторларыннан берсе.


Чыганак: "Татар-информ" МА.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ