Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәскәү-80» дип язылган ак күлмәк олимпиаданы хәтердә саклый

Җәен авылга кайткач, киемнәрне алмаштырырга дип, кием шкафын ачам. Ачкан саен элгечтәге күлмәкләр арасында өслегенә  зәңгәр төс белән «Мәскәү-80» дип язып бетерелгән ак күлмәгемә тап булам. Мин аны ст...

Җәен авылга кайткач, киемнәрне алмаштырырга дип, кием шкафын ачам. Ачкан саен элгечтәге күлмәкләр арасында өслегенә  зәңгәр төс белән «Мәскәү-80» дип язып бетерелгән ак күлмәгемә тап булам. Мин аны студент елларында киеп йөргән идем. Шуннан аның кузгалганы булмады. Ул шул шкафта тын гына эленеп торды да торды. Хәзер ул гәүдәгә дә ярашлы түгел   инде. Әмма минем өчен аның торган саен кадере арта барган кебек тоела. Бу күлмәк – минем яшьлек хатирәсе. Мәскәүдә яшәүче Илсөяр апам миңа аны нәкъ менә Мәскәү Олимпиадасы башланасы җәйдә, 1980 елның 25 июнендә туган көнемә дип бүләк иткән иде.


«Мәскәү-80». Бу билге, бу тамга минем чор яшьләренең дә хәтер сәхифәләренең бер битенә уеп язылган дип беләм. 1976 елда Американың Монреаль каласында ХХI җәйге Олимпия уеннары тәмамлануга, Мәскәүдә аның чираттагысына – егерме икенчесенә әзерлек башланды. Совет кешесенең йөрәгенә иң-иң уелып калганы, мөгаен, Мәскәү Олимпиадасының талисманы сабыйларча мөләем, ачык йөзле аю рәсеме булгандыр. Инде ничәмә-ничә еллар үтеп, байтак матур йөзләрне күрергә туры килсә дә, шушы нәни аюның күз карашлары хәзер дә онытылганы юк. Мин аны бала чагыбызда мондый матур курчаклар күреп үсәргә туры килмәүдән күрәм. Без бит аякка йөри башлау белән, «уфалла» арбасының тәртә арасына кердек. Авылда туган егет  башкача үсә дә алмгандыр инде ул елларда. Һәр җәй  кояшлы болыннарда терлекләр өчен кышка печән чабып, урманда утын әзерләп үтә. Менә шулай бәләкәйдән эштән ныгып үскәнгә, Казан университетында укый башлау белән мин штанга түгәрәгенә язылдым. Тренерыбыз бик кырыс адәм иде. Килгән саен, берсеннән-берсе авыр күнекмәләр бирә. Үти алмасаң, штраф чәпи. Ул штраф чүгәләгән килеш муеныңда берәр уңыш белән шөгыльләнүче егетне күтәреп йөрүдән гыйбарәт була иде. Әмма мин беркайчан да штраф алмадым һәм муеныма кеше асып йөрмәдем. Штанга күтәргәнемне карарга бөтен зал җыела иде.


Сүз башы бит шүрәле дигәндәй, Мәскәү Олимпиадасына 60 кг авырлыктагылар арасыннан (минем авырлык!) Казаннан Монреаль Олимпиадасы чемпионы Николай Колесников барырга тиеш иде. Әмма санаулы көннәр генә калып барганда Мәскәүгә Карагандадан Виктор Мазин чакырылды. Әлбәттә, Виктор Подольскида узган җыенда маҗаралар ясап, бөтен тренерларны аякка бастыра бастыруын. Әмма тренерлар егетнең көченә ышанарак төшәләр. Чыннан да, ул этәрү алымында 185 кг авырлык күтәреп, үз үлчәвендә Олимпиада чемпионы булып калды. Бу авырлыкны Н. Колесников һич тә күтәрә алмаячак иде. Чөнки аның бу алымдагы дөнья рекорды 162 кг тәшкил итә. Виктор Мазин «шаярып» йөргәнгәме, Казанга безгә дә әзер торырга дип хәбәр килеп ирешкән иде. Әмма безне алга таба кузгатучы булмады.


Мәскәү Олимпиадасы аның талисманы, якты күз карашлы мөләем аюның күз яшьләрен тамызып күккә ашуы белән тәмамланды. Аны бөтен совет халкы чын күз яшьләре белән елап озатты. Бу безнең аю белән генә түгел, дөньяда гади халыкны иң бәрәкәтле, мул тормыш дәрәҗәсенә күтәргән  совет дәүләте белән саубуллашуыбыз да булган икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ