Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин туганчы дөнья башка булган, Мин дөньяга килгәч, үзгәргән...»

 Күпләр Рифат Cәлахны (Рифат Гали улы Сәлахов) бары тик мәхәббәт шагыйре буларак кына беләләр. Мин дә, кайчандыр аның  “Мин язларны сөймим!” шигырен укый-укый, тәмам ятлап бетергән идем. Әмма Риф...

 

Күпләр Рифат Cәлахны (Рифат Гали улы Сәлахов) бары тик мәхәббәт шагыйре буларак кына беләләр. Мин дә, кайчандыр аның  “Мин язларны сөймим!” шигырен укый-укый, тәмам ятлап бетергән идем. Әмма Рифат белән азаккы очрашудан соң, аны бөтенләй башка яктан ачтым. Тышкы яктан тыйнак, сабыр бу егетнең күңелендә тау-ташларны күчерерлек егәр, дәрт бар.


“Мин туганчы дөнья башка булган,


Мин дөньяга килгәч, үзгәргән:


Каян килсен җиргә мин булмагач,


Минем җанда туган йөз галәм”, – дип яза ул үзенең  “Мин туганда” шигырендә. Чыннан да, 1987 елның 8 июлендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга аваз салган бу егет иҗаты белән дөньяны якты төсләргә буйый, җиң сызганып, гаделсезлек белән көрәшә.


Мәктәптә гел «5»ле билгеләренә генә укучы Рифат башлангыч сыйныфларда  ук тел, әдәбият белән дә ныклап кызыксына башлый. Беренче шигырен 5 нче сыйныфта укыганда иҗат итә.


«Мәктәптә иң яхшы укучылардан санала идем. Шуңадырмы, көннәрдән бер көнне татар теле укытучысы Гөлсания апа Сәлахова сыйныфка керде дә: «Рифат, шигырь язарга кирәк, әйдә, тырышып кара әле, син булдырасың», – диде.


Гөлсания апа белми әйтмәс, дип, өйгә кайту белән, язарга утырдым. Тәрәзәгә карыйм: әле кич җитмәгән, көннең эңгер-меңгер вакыты... Күңелдә табигать, һава торышы хакында шигырь юллары туды. Кызган мәлдән тагын 3-4 шигырь язып ташладым. Моңарчы үзем шигырь иҗат иткәнем булмаса да, шигырьләр укырга ярата идем. Җөмләләрне рифмага салу авырлык тудырмады, шигырь төзелеше күңелдә булгандыр, мөгаен. Аннары дәү әтием Нурулла заманында шигырьләр яза иде, бәлки, бу сәләт аннан да күчкәндер. Ә дәү әнием Зәйнәпбану миндә балачактан ук китапка мәхәббәт тәрбияләде. Ул өйгә алдырган журнал-газеталарның бер хәрефен дә калдырмыйча укып бара иде. Әле хәзер дә «Улым, нигә шигырьләреңне матбугатта күбрәк бастырмыйсың?» – дип шелтәли.


Әдәбият турында сөйләгән вакытта гомерлеккә хәтеремә сеңеп калган бер вакыйганы искә төшермәү мөмкин түгел. Татар әдәбиятына иң җиңел фәннәрнең берсе итеп карый идек. Укытучы сөйләгәннәрне хәтердә калдырабыз да икенче дәрескә кул күтәреп җавап бирәбез... 9 нчы сыйныфта укытучыбыз рун язулары турындагы теманы мөстәкыйль рәвештә өйдә укып килергә кушты. Икенче дәрестә Гөлсания апаның «Кем сөйләргә тели?» дигән соравына бер генә кул да күтәрелмәде. Ярты сыйныфны бастырып сораса да, беркем дә берни җавап бирә алмады. Ул көнне барыбыз да «2»ле алдык. «5»ле чыксын өчен, тагын алты «5»ле алырга кирәк. Ә безнең барлыгы алты дәрес калды. Барыбер бик нык тырыша торгач, миңа чиреккә «5»ле билгесе чыкты. Шулай итеп, Гөлсания апаның куйган «2»лесе әдәбиятны тагын да  ныклабрак өйрәнергә бер сәбәп булды», – дип сөйләп китте Рифат, үсмерчак хатирәләренә бирелеп.


Аның икенче бер яраткан шөгыле – гармунда уйнау. Кечкенәдән гармунда көй чыгарып, шул көйгә сүзләр уйлап табып, җырлар сузарга ярата Рифат. Акрын-акрын гына яңа шигырьләре туа тора. 10-11 нче сыйныфларда укыганда, ул күбрәк мәхәббәт турында яза башлый.


11 нче сыйныфны тәмамлагач, КДУның юридик факультетына укырга керә. Аз гына булса да, җир йөзендә гаделлекне арттырасы килә егетнең.


«Әлеге юнәлешне сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Биредә уку тормышның мин белмәгән  яңа якларын ачты, тирә-якка бөтенләй башка күз белән карый башладым... Һәр теманы үткән саен, матбугатка шул юнәлешкә кагылышлы язма әзерли идем. Бик күп шигырьләрем  нәкъ менә студент елларында иҗат ителде. Юрфакта уку шигъриятемә дә тәэсир итми калмагандыр, анысы. Ник дигәндә, әдәбият теориясен җентекләп өйрәнгән белгеч белән бөтенләй башка өлкә кешесенең язганнары нык аерыла. Татар әдәбиятында классик шигырьләр өстенлек иткәнлектән, филологлар шигырьләрне башкача язарга телиләрдер. Ә миңа нәкъ менә классик шигърият тансык», – Рифат.


Егетнең студент елларындагы иң якты хатирәләре «Әллүки» түгәрәге белән бәйле. Чөнки нәкъ менә биредә ул чын шагыйрь булып җитлегә. 2007– 2009 елларда берләшмәнең җитәкчесе дә булып тора. Башка язучылар белән аралашу дөньяга карашы, темаларының киңәюенә, гомумән, шигъриятенә уңай тәэсир ясый. Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев белән үзара пародияләр, шаян СМС-хәбәрләр язышалар. Соңрак алар Ленар Шәехнең «Бар бездә берәү!..» китабында да басылып чыга.


«2005 елда, 2 нче курска күчкәч, шигырьләремне җыеп, »Иделем акчарлагы» конкурсына бирдем. Әле дә хәтеремдә, бәйгенең нәтиҗәләрен белү өчен, ялгышып, «Идел» журналы редакциясенә килеп кердем. Ркаил Зәйдулла, Ризван Хәмит, Шаһинур Мостафин өчәүләп гәп корып утыралар... «Идел» яшьләр үзәге мондамы?» – дип сорадым. Чыгып барганда, «Идел»нең ул чактагы  әдәбият бүлеге мөхәррире Ркаил абый мине туктатып: «Шигырьләр язасыңмы, кая, укып күрсәт әле?» –  диде. Мин, сумкамнан үзем ясаган китапчыгымны чыгарып, бер шигыремне укып бирдем. Ул бер сүз дә дәшмәде. Аннан соң кулымнан китапчыкны алып, карый башлады. Бер шигыремне укып чыкканнан соң: «Менә бит, “гениально”. Шигырьләреңне китер, «Идел»дә чыгарабыз», – диде. Бер ай да үтмәде, алар журнал битләрендә дөнья күрде. Бүгенге көндә тәүге китапчыкларым Татарстан китап нәшрияты китапханәсендә саклана. Китапларым басылып чыкканчы ук, мин аларны дусларга, туганнарга бүләк итеп чыккан идем инде.


Ул елны «Иделем акчарлагы» бәйгесендә беренче урын алдым. Бу минем өчен тагын да көчлерәк шигырьләр иҗат итәргә, киләсе елны Гран-при алырга стимул булды.


Яшь каләм ияләрен иҗатка рухландыру, аларның сәләтен күрү һәм үстерү өчен мондый бәйгеләр бик кирәк. «Иделем акчарлагы» бик күп яшьләргә фатиха бирде, канат ныгытырга булышты, әдәбият күгендә очарга өйрәтте. Биредә олпат язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез яшь каләм тибрәтүчеләрнең әсәрләрен җентекләп өйрәнеп, аларга бәя, юнәлеш бирәләр. Мондый мохиткә килеп эләккәч, тагын да күбрәк иҗат итәсе килә», – ди Рифат, олы әдәбият дөньясына аяк басуы хакында сөйләгәндә.


2007 елда Татарстан китап нәшриятында Рифатның «Күңел бөртекләре» дип аталган беренче китабы дөнья күрә. Соңрак 2009 елда – «Яшел ай», 2012 елда – «Ташта үскән гөлләр»,  2015 елда «Кызыл юл» / «Алый путь» дип исемләнгән шигырь җыентыклары басылып чыга. Әлеге китапның бер ягында – Рифатның үз шигырьләре, икенче ягында Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче Сурәя Гайнуллина тарафыннан рус теленә тәрҗемәләре урын алган.


5 нче курста диплом эше язган вакытта Рифат «Акчарлак» газетасында юрист булып эшләп ала. Ул белгеч буларак газета битләрендә укучыларның сорауларына  җавап бирә. Университетны тәмамлагач, «Идел» журналында, аннан соң «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөхәррире, КФУ студентларының «Дарелфөнүн» газетасында баш мөхәррир, Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә матбугат үзәге җитәкчесе вазифаларын башкара. Соңыннан 2 ел шәхси эшмәкәр – юрист булып эшләп ала.  2016 елдан алып Рифат Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар бүлеге мөхәррире вазифасын башкара. Параллель рәвештә Россия ислам университетында белем ала.


«Татар халкында дини яктан белем бик сай. Моңа  революциядән соң динне бетерүләре тәэсир иткән. Башка төрки халыкларда дин күпкә көчлерәк», – ди ул.


Әй Аллаһым!


Тагын бер кат кичер,


Бәрәкәтле үтмәсә бу көнем.


Әгәр әмер итсәң,


Гарәфәнең


Үзәнендә мәңге калыр идем.


Кечкенәдән дини мохиттә үскән Рифатның дини рухта язылган шигырьләре дә бик күп. 2010 елда ул алар белән «Таян Аллага» конкурсында катнашып, җиңү яулый.  Вәлиулла хәзрәт Якупов аны хаҗга юллама белән бүләкли.


«Хаҗга Грозный шәһәре аша бардык. Чечня Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров безгә киемнәр һәм 500 доллар акча бирде. Мәккәгә барып җиткәч, Кәгъбәтулланың зурлыгына, аның көньяк өлешендә урнашкан кара ташны күреп хәйран калдым. Монда мине бер нәрсә гаҗәпләндерде: кая гына барма, бөтен җирдә дога кылып, үзеңә нидер теләп утырасың. Ни өчендер өстәмә намаз  укыйсы яки ураза тотасы түгел. Фәлсәфәсен соңрак кына аңладым: хаҗда күбрәк дога кылган саен, үзеңнең Алла каршында җаваплы икәнлегеңне тагын да ныграк аңлыйсың. Хаҗда теләгән барлык теләкләр дә кабул була. Хаҗга барып кайтканнан соң, миндә «Аллаһы Тәгалә безнең догаларны кабул итә, сораганыбызны бирә. Безгә дә Ул биргәнгә шөкер итеп яши белергә кирәк», – дигән фәлсәфә барлыкка килде. Бик күп шигырьләр иҗат ителде», – ди Рифат, үзенең хаҗ кылу тәэсирләре белән уртаклашып.


2011 елда Татарстан Язучылар берлегендә эшләгән вакытта аңа берлекнең ул чактагы  рәисе Илфак Ибраһимов шалтырата да: «Анкарага 3 айга төрек телен өйрәнергә барасыңмы? Сиңа уйларга 15 минут вакыт бирәм», – ди. Әти-әнисе белән киңәшләшкәннән соң, Рифат әлеге тәкъдимне кабул итә.


«ТӨРЕКСОЙ оешмасы тарафыннан оештырылган курсларга һәрбер төрки дәүләттән берәр яшь язучыны чакырырга уйласалар да, нибары 4 кеше генә җыелдык. Биредә мин  Башкортстаннан Лилия Сакмар, Кыргызстаннан Төлеген Сөләйманов, Казахстаннан Мәрҗән Ершова белән таныштым. Анда без төрек теленә генә өйрәнеп калмадык, төрле мәдәни чараларда да актив катнаштык, шәһәр белән танышырга да өлгердек. Алган белемем төрек, азәрбәйҗан шагыйрьләрен тәрҗемә иткәндә ярдәм итә.


Татар һәм азәрбәйҗан әдәбияты иң бай әдәбиятлардан санала. Дөнья кимәленнән караганда, төрки халыклар арасында безнең шигъриятебез югары дәрәҗәдә», – ди Рифат.


  Узган ел ул, азәрбәйҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итеп, «Аразбары» («Араз коймасы») дип исемләнгән китабын бастырып чыгара. Аның автор-төзүчелегендә яраткан шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләр китабы дөнья күрә. Бу елны ул үзенең яңа китабын әзерли. Анда яңа шигырьләре белән беррәттән элеккеге китапларында чыккан кайбер шигырьләре дә керәчәк.


«Күпләр мине мәхәббәт шагыйре дип саный, Рифат Сәлахның үзгә темага иҗат ителгән шигырьләрен дә укып карасыннар әле. Мәхәббәт турында язмый мөмкин түгел анысы, тик фәлсәфи, милли темаларга иҗат ителгән шигырьләрем дә начар түгел дип саныйм. Алар чагыштырмача азрак язылганга күрә, аеруча кадерләп саклыйм.


Татарстан китап нәшриятында эшли башлагач, балалар шигъриятенә дә җитдирәк караш барлыкка килде. Балалар шигырьләрен күбрәк иҗат итә башладым. Киләчәктә сабыйлар өчен китап та чыгарырга исәп бар.


Шигырь – минем яшәү рәвешем. Иҗат тукталып торганда, яшәүнең мәгънәсе аз кебек тоела, җанга тынгылык табып булмый. Кайвакыт атналар буе шигырь язмыйча йөрим, янәдән кулыма каләм алгач, күңел тынычланып кала, җанда рәхәт бер хис барлыкка килә. Юкка гына, «шигърият – шагыйрьнең кыйбласы ул», – димиләр инде.


Шигырьне теләсә-кайсы вакытта язып була, тик гениаль әсәрләр тусын өчен, ниндидер бер тетрәнү булырга тиеш. Ә тетрәнү көн саен булып торса, акылдан шашарга мөмкин. Шуңа күрә дә андый әсәрләр сирәк языла.


Мин үзем һәрвакыт уңай күренешләрдән тәэсирләнеп, аларны  шигырьләремдә дә чагылдырырга тырышам. Негатив турында язасым килми. Аны дөньяга чәчсәң, үрчер, тагын да күбәер кебек. Ләкин тискәре күренешләргә дә күз йомып калып булмый, тик андый вакытта да яктылыкны таба белергә кирәк.


Кайбер шигырьләргә бәя бирү өчен, аны башка кешегә укытып карага кирәк. Без язганнарыбызны иҗатчы буларак кына түгел, ә редактор буларак та анализларга тиеш. Бары  тик сүзнең тәмен белеп язганда гына, ул укучыда да соклану уята.


Күңел халәтенә, мөмкинлекләргә карап төрле вакытта язам. Тик шулай да иҗат вакытны сорап килми. Мәсәлән, юлда барганда кинәт кенә башыма матур юллар килсә, аны шундук СМС-хәбәр рәвешендә телефонга язып куям. Хәзерге вакытта компьютерда яза башласам да, кәгазьгә төшерелгән шигырьнең хисләре барыбер икенче төрлерәк», – дип сөйли ул, ялкынланып.


Бүгенге көндә Рифат җыр текстлары авторы буларак та танылды. Аның бик күп шигырьләренә талантлы композиторлар көй язды. Әлеге җырлар халык арасында популярлык казанды.


«Күзләреңдә балкый шаян нурлар,


Мин аларда эрим. Эреттең!


Бер карасаң, сәер тоеладыр


Чәчәк иснәүләре егетнең», – дип яза Рифат «Сирин чәчәкләре» шигырендә. Әлеге юлларга җавап итеп: «Бу сәерлек түгел, ә ихласлык», – диясе килә. Гомумән, аның барлык шигырьләреннән дә самимилек, ихласлык бөркелә. Аларның укучы йөрәгенә үтеп керә алуының сере дә нәкъ менә шунда.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ