Логотип Магариф уку
Цитата:

Монда тудык, монда үстек. Мондадыр безнең язмыш

 Һәр авылда, данлыклы нәселдән чыгып, зур ихтирам һәм хөрмәт казанган гаиләләр була. Әгерҗе районының Сарсак-Омга авылында да күпләргә үрнәк булырлык Маркитоновлар-Савельевларның тармак-тармаклы...

 

Һәр авылда, данлыклы нәселдән чыгып, зур ихтирам һәм хөрмәт казанган гаиләләр була. Әгерҗе районының Сарсак-Омга авылында да күпләргә үрнәк булырлык Маркитоновлар-Савельевларның тармак-тармаклы зур гаиләсе гомер кичерә. Ничәмә-ничә буынга аң-гыйлем орлыклары өләшкән ике нәсел төбенең педагогик стажы өч йөз елдан артып китә.


DSC_0310


Күңелемдә бары – син


Сарсак-Омга – Әгерҗе районындагы дүрт удмурт авылының берсе. Биредә 120 еллык тарихы булган Сарсак-Омга лицее эшләп килә. Кайчандыр агролицей статусын йөрткән әлеге белем учагын педагоглар династиясе вәкиле Сергей Юрьевич Маркитонов җитәкли. Бу мәктәптә белем бирүчеләрнең 70 проценттан артыгы – ике данлыклы нәсел дәвамчылары.


– Җитди, кешелекле, башлаган эшен җиренә җиткереп үти торган директор, – дип таныштырды мине аның белән Әгерҗе районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина. – Әлеге егәрле «егет»кә юл яручы – районда гына түгел, республика күләмендә зур дәрәҗәләргә ирешкән математика укытучысы әнисе Людмила Леонидовна, – дип өстәде ул, каршымдагы мөлаем ханымны күрсәтеп.


Людмиланың мөгаллимлек сукмагына басасы кечкенәдән, тәрәзәләргә «суык бабай» ясаган рәсемнәргә билгеләр куеп уйнаган чакта ук билгеле була. Башлангыч сыйныфларда укыганда инглиз теле укытучысы булырга хыяллана ул. Шунлыктан инглиз теле дәресләренә, үз сыйныфыннан тыш, башка сменада укучы балалар белән бергә дә йөри. Әмма математика укытучысы Әлфия Хәмзә кызы аңарда үз фәненә мәхәббәт уята. Зиһен үткенлеген күреп, остазы кызга математика юнәлешен сайларга киңәш итә. Шулай итеп, кыз Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә.


Беренче мәхәббәте, булачак ире Юрий белән бер тирәдәрәк яшәгәнлектән, кечкенәдән бергә уйнап үсәләр. Башта дуслар буларак кына аралашсалар да, күңелләрендә мәхәббәт чаткылары шул вакытта ук кабынган булгандыр, мөгаен.


– Күп кызларны гыйшык утына салучы «авылның беренче егете» иде Юрий. Ул армиягә киткәнче очрашмый идек әле. Шулай да хатлар язышып тордык, бәйрәмнәрдә котлау сәламнәре җибәрешә идек. Мин ул вакытта институтта укып йөрим. Кызларның мине бер егет белән таныштырасылары килә. «Әйдә, таныш инде, егетең юк бит», – дип үгетлиләр. Ә минем күңелдә бары тик Юра гына.


Юрий беренче хатында, «Людмила» сүзеннән соң нокта куеп язган иде. Аннан соң ул нокта бер өндәүгә, соңрак ике өндәүгә әверелде. Кайтыр алдыннан өч өндәү билгесе куелган хат килде. Бәлки, мин моны үзем сизмәгән дә булыр идем. Иптәш кызларым соңгы хат килгәч: «Кызлар, биибез, өч өндәү куеп язган», – дип көлештеләр, – ди Людмила ханым, яшьлек хисләрен күңелендә кабат яңартып.


Егет армиядән кайту белән сөйгән кызына тәкъдим ясый. Гөрләтеп туй ясыйлар. Бер-бер артлы өч малай алып кайталар. Институтны тәмамлагач, 1979 елдан Людмила Сарсак-Омга лицеенда математика укыта башлый. Инде менә 39 ел дәверендә ул, җанын-тәнен биреп, яраткан эшендә хезмәт куя. Людмила Леонидовнаның педагогик эшчәнлеге хакында сөйләгәндә, «беренче» сүзен еш кабатларга кирәк. Ул – Әгерҗе районында Россия Федерациясе Президенты Грантын алган беренче математика укытучысы. Республиканың авторлык программалары һәм укыту-методик әсбаплары бәйгесендә район буенча беренче җиңүче дә, математика дәреслеге авторы Л.И. Звавич белән берлектә математика фәнен тирәнтен өйрәнүне оештырган беренче укытучы да, «Ел укытучысы» бәйгесендә дипломант исеменә лаек булган беренче математик та, математика фәнен профиль дәрәҗәсендә оештырып, югары уку йортлары белән эшчәнлекне башлаган беренче укытучы да ул. Людмила Леонидовна озак еллар математика буенча район экспертлар комиссиясендә эшли. Бүгенге көндә, Әгерҗегә йөреп, математика укыта, укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерли.


Ире Юрий да мәктәптә өч ел дәвамында укучыларга хәрби әзерлек дәресләре бирә. Аннан соңгы гомерендә мәктәп автобусын йөртә.


– Яшь чакта Юрий белән бергәләп спектакльләрдә катнашып йөри идек. Гомумән, ул һәрвакыт минем өчен терәк булды. Хезмәтеңне хөрмәт иткән, сине аңлаган тормыш иптәшең булмаса, укытучы булып эшләп булмыйдыр ул, – ди Людмила Леонидовна.


Юрий – әнисе белән генә үскән егет. Шунлыктан Людмила ханым озак еллар кайнана белән яши. Бүгенге көндә әниләренә 82 яшь. Чәчләренә чал кунган зирәк акыллы әби – гаиләнең төп терәге.


0Z9gmRTQOSY


Укытучыдан укытучы туа


Сергей – Маркитоновлар гаиләсендә баш бала. Бер энесе авыл хуҗалыгы академиясендә укып чыккан, икенчесе, Казан дәүләт энергетика институтын тәмамлап, ике абыйсы үрнәгендә армия сафларына барырга җыена. Чөнки әтиләре Юрийның сүзе бер – «Егет кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш!»


Кечкенәдән спортны яраткан Сергей, физкультура укытучысы Леонид Фёдоровичтан үрнәк алып, Удмуртия дәүләт университетының физкультура һәм спорт факультетына укырга керә.


– Укытучы баласы булу җиңел түгел. Дәрестә берәр укучы тавышлана башласа, бер гаебе булмаса да, «Сергей, дөрес утыр», – дип, үз улымны шелтәли идем. 2011 елда аны лицей директоры итеп билгеләгәч, башта куркып калдым. Булдыра алуын күргәч – шатланам. Рәхмәт, бөтен коллективка, үзенең беренче укытучысы, хәзерге көндә урынбасары Надежда Ивановна да бик нык булышты, – ди Людмила Леонидовна гоурлану хисе белән.


Сергей Юрьевич үзе турында күп сөйләргә яратмый. Артык тыйнак кеше ул. Аның ниндилеген башкарган эше, ирешелгән уңышлары һәм тирә-юньдәгеләрнең аңа карата булган фикере ачып сала. Беренче укытучысы Надежда Ивановна аның кечкенәдән җитдилеген искә ала:


– Ул, иң беренчеләрдән булып, биремнәрне эшләп бетерә дә өстәмә күнегүләргә күчә, бөтен фәннәрне су урынына эчә иде, – ди укытучысы.


Сергей мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. Аңа бөтен юллар ачык булса да, кечкенәдән спортка мөкиббән егет алдагы тормышын физкультура фәне белән бәйләргә карар кыла. Университетны тәмамлагач, ул туган мәктәбендә физик тәрбия, тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укытырга кайта. Аның җитәкчелегендәге баскетбол һәм волейбол командалары һәр елны район күләмендә призлы урыннар ала, республика ярышларында катнаша. Сергей Юрьевич үзе дә спортның төрле төрләре – өстәл теннисы, аркан тарту, дартс, пневматик винтовкадан ату буенча күп тапкырлар җиңү яулаган. Аның тарафыннан бик күп спорт чаралары оештырыла. 17 ел мәктәптә эшләвенең 7 елы – мәктәп директоры вазифасында.


2016 елда «Татарстанның иң яхшы директоры» исемен алган Сергей Юрьевич Татарстан Републикасының мәктәп директорлары советына керә.  Ул мәгариф оешмаларын аккредитацияләү буенча эксперт итеп тә билгеләнгән.


DSC_0297


Маркитоновлар читтән эзләми


– 9 май – Җиңү көнендә укытучылар, укучылар, бергәләп, велосипедта 30-35 километр юл үтәбез. Бөтен авылларда тукталып, һәйкәлләргә чәчәк салабыз. Без – Сергей Юрьевич, аның хатыны Татьяна, ике кызы белән бергә, Әгерҗе, Татарстан, Россия флагларын тотып алдан барабыз. Бу – һәр елны шулай. Йөзгә бүленсә – бүленә, әмма көченнән килгәннең барысын да эшли, – ди Вәсилә Гарәфетдин кызы Сергей Юрьевич хакында.


Университетта укыган елларында ук Сергей туган мәктәбенә практикага кайтып йөри. Шул вакытта ул дәресләрдә бер кызга игътибар итә. Чыгарылыш кичәсендә аны озата да кайта. Татьяна исемле чибәр кыз егетне тәмам үзенә гашыйк итә. Мәктәпне тәмамлагач, Татьяна Ижевск шәһәрендә инглиз теле укытучысы булырга әзерләнә. Ә укуын тәмамлап, туган мәктәбенә эшкә кайткан Сергей исә бер елдан армия сафларына алына. Гашыйклар бер-берсе белән хәбәрләшеп тора. Егет хәрби хезмәттән кайтып, ярты ел үткәч тә, яшьләр өйләнешә. Соңрак яшь килен туган мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли башлый.


Татьяна да укытучылар гаиләсеннән. Әнисе Нина Ивановна Савельева гомер буе башлангыч сыйныфларда белем биргән. Әтисе ягыннан бабасы Николай Ильич сугыштан соң физкультура укыткан. Нина Ивановна кайнатасын җылылык белән искә ала:


– Барыбыз да эштән кайткач, кич белән әтиебез, кычкырып, район газетасын укый иде. Бабаларыннан күреп, оныклары да кечкенәдән укырга өйрәнде. Татьяна 3-4 яшьтә үк укый башлады. Интернет заманы булса да, оныкларым китап укырга ярата, – ди ул.


Нина Ивановнаның җәмәгате Валерий Николаевич колхозда да эшләгән, агрохимия белән дә шөгыльләнгән. Тыныч холыклы, кешелекле Валерий әфәнде – Нина Ивановнаның ныклы терәге.


– Берәүләрнең кычкырышканын күрсә, балаларны шундук читкә алып китә. «Яхшылык кына күреп үссеннәр», – ди ул. Үзе дә беркайчан тавыш күтәрми. – Шулай ди Нина Ивановна тормыш иптәше хакында.


Менә шундый күркәм гаиләдә туып-үскән Татьянаның мөгаллимлек юлыннан китүе, тормышын шулай ук педагоглар нәселеннән булган Сергей белән бәйләве гаҗәп түгел шул. Ниндидер карарлар кабул иткәндә, кияве Нина Ивановна белән дә киңәшләшергә ярата. Чөнки гомер буе ничәмә-ничә сабыйны каләм тотып язарга, беренче булып хәреф танырга өйрәткән укытучыдан төп-ле фикер ишетәсен белә ул.


Татьяна әнисе турында соклану хисләре белән сөйли:


– Әнием – яхшы педагог. Аның укучылары гел безнең өйдә булды. Кайтырга соңга калган вакытта күрше авыл балалары бездә кунып кала иде. Бергә-бергә дәрес әзерлибез. Мин әни белән бергә дәфтәрләр тикшерергә яраттым, кечкенәдән инглиз теле белән кызыксына башладым. Инде башлангыч сыйныфларда укыганда ук, киләчәгемне әлеге фән белән бәйләячәгемне белә идем. Өйрәнгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, укытучым Валентина Васильевнадан өстәмә дәресләр алдым. Мәктәпне тәмамлагач, Удмурт дәүләт университетына инглиз теле факультетына укырга кердем. Кияүгә чыкканнан соң, читтән торып, В.Г.Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогия институтын тәмамладым, – ди Татьяна.


Татьяна – үз һөнәренә җаны-тәне белән бирелгән укытучы. Моннан ике ел элек – 2016 елда ул «Укытучы-мастер» республика бәйгесендә җиңгән, район буенча «Ел укытучысы», «Дәрестән тыш эшчәнлек буенча иң яхшы авторлык программалары» ярышларында, һәр елны район спартакиадаларында җиңү яулый.


Кызык, инглиз теле укытучысы булырга хыялланган Людмила Леонидовнаның килене кайчандыр кайнанасы барырга теләгән юлдан китә. Очраклы хәл генә түгел бу. Аны язмыш дими ни дисең?!


Сергей белән Татьяна Валерия һәм Екатерина исемле ике акыллы кыз үстерәләр. Көне-төне мәктәп дип янып, күп вакытларын лицейда үткәрсәләр дә, яшь гаилә зур йорт тота, хайваннар асрый, бакчада яшелчә-җиләк җимеш үстерә. «Укытучы кеше һәр яктан да үрнәк булырга тиеш», – дип саный алар.


1urgiGaW-J0 fEF5bZCJqLA SwLtbaR8qEc

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ