Логотип Магариф уку
Цитата:

Навигатор эшмәкәр булырга өйрәтә

Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә өйдән чыгып торасы да юк бүген. Интернет челтәрендә якын-тирәдәге көндәшләрне ачыкларга, бизнес-план төзергә, алыначак табышны якынча исәпләргә мөмкинлек бирүче мах...

Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә өйдән чыгып торасы да юк бүген. Интернет челтәрендә якын-тирәдәге көндәшләрне ачыкларга, бизнес-план төзергә, алыначак табышны якынча исәпләргә мөмкинлек бирүче махсус программага кадәр бар. «Бизнес-навигатор» дип аталучы әлеге ресурс кече һәм урта эшмәкәрләр өчен маркетинг анализы ясый. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә аңлаттылар.


 
Бу порталны Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе булдырган. Әйтик, «бизнес-навигатор» мәгълүматларына ышансаң, Чаллы шәһәренең үзәк өлешендә кафе һәм кулинарияләр аз. Димәк, бу өлкәдә үз эшеңне башлап җибәрү отышлы булырга мөмкин. Ләкин моның өчен акча да кирәк. Ә ул җитәрлек булмаган очракта, банкка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Портал нәкъ менә шуны күздә тотып эшләнгән дә инде. Аның ярдәмендә бизнес-план булдырган кешенең банкка алып барыр дәлилләре бар. Минем бу эшем шундый табыш китерәчәк, әҗәтемне шушы вакыт эчендә кайтара алачакмын, дип аңлата ала ул.

Россиянең Кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү банкы, республиканың «Татфондбанк»ы белән берлектә, үз эшен башлаучыларга шактый ярдәм күрсәтә. Әлеге банклар арасында төзелгән килешү нигезендә, бу эшкә 2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Кредит ставкалары да 10-11 процент тирәсендә тирбәлә икән. «Мөмкинлектән Әлмәт, Чаллы якларында аеруча актив файдаланалар», - ди «Татфондбанк» Идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәкимов. Өстенлек авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш белән шөгыльләнүчеләргә бирелә. Эшмәкәрләр үз мөрәҗәгатьләре буенча 1-2 атна эчендә җавап алалар.


Банк уңай җавап бирде һәм син үз эшеңне ачып җибәрдең, ди. Әҗәтне кайтарырга да кирәк бит әле. Ә эш көтмәгәндә артка тәгәри башласа? «Бу очракта һәр клиент белән аерым сөйләшәбез, аңа ярдәм итәргә тырышабыз. Бездә кайтарылмаган әҗәтләр күләменең 3 проценттан артканы юк», - ди Рөстәм Хәкимов. Мондый ярдәм тойганда эшмәкәр булырга теләп банкка мөрәҗәгать итүчеләр ай саен 10-15 процентка арта икән.


Мәдинә МОРАТОВА


99279644d0
Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция, посвященная новым возможностям для малого бизнеса

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ