Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе узачак

Әлеге чара 16 нчы сентябрь көнне “Казан” агросәнәгать паркы базасында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2 йорт) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы”...



Әлеге чара 16 нчы сентябрь көнне “Казан” агросәнәгать паркы базасында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2 йорт) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы” АҖ һәм “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы” коммерциягә карамаган партнерлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан узачак.
Һәр муниципаль район көллиятләр һәм техникумнар, шулай ук башка кызыксынган предприятиеләр һәм оешмалар белән берлектә үз мәйданчыгын күрсәтәчәк.
Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән  камыр ризыклары, бөртекле культуралар, агачтан эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, металлдан ясалган эшләнмәләр, консервланган продукция, җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продукциясе, тегү эшләнмәләре, йомырка һәм башкалар тәкъдим ителәчәк. Гражданнарга продукция сатып алуда  волонтерлар булышачак.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ