Мәктәпләрдә Татарстан флагын урнаштыру мәҗбүри булачак
Дәүләт һәм муниципаль милектәге спорт объектларында, шулай ук мәгариф оешмалары биналарында Татарстан Республикасының Дәүләт флагын урнаштыру мәҗбүри булачак.
Тиешле үзгәрешләр «Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына кертелде. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Яңа таләпләр мәгариф оешмалары белән генә чикләнми. Татарстан флагы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә дә урнаштырылырга яки аларның территорияләрендә күтәрелергә тиеш булачак.
Дәүләт символын куллану массакүләм чараларга да кагыла. Мәгариф оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре үткәрә торган массакүләм чаралар вакытында республика флагы күтәреләчәк. Әлеге таләпләр рәсми физкультура чараларына һәм спорт ярышларына да кагыла.
Фото – Татар-информ МА.





Комментарийлар