Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаң терәк булсын дисәң

Балалар – ата-ананың киләчәге.

Балалар – ата-ананың киләчәге. Олыгайган көндә алардан игелек күреп яшәү-яшәмәү үзләре биргән тәрбиядән килә. Бүгенге язмада Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин белән әнә шул темага әңгәмә кордык.

 

Кыз бала тәрбияләү

– Кем дә кем кызы һәм апа-сеңелләренә карата яхшы мөгамәләдә булса, ул җәннәтле булыр, диелә бер хәдистә. Рөстәм хәзрәт, ислам динендә кыз бала нинди урынны били?

– Ислам динендә кызлар мөһим урынны били. Алар турында Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Кыз бала – җәннәткә кертүче». Аллаһның Рәсүле галәйһиссәлам: «Өч кыз баласы булып, аларга рәхимлек күрсәтеп, ашатып, эчертеп, үз кесәсеннән киендереп торган кешене Кыямәт көнендә Аллаһ уттан саклар», – дигән.

– Элегрәк кыз бала туганга сөенмәгәннәр дә бит...

– Әйе, тарих китапларына күз салсак, хатын-кызларның бернинди хокуклары булмавын, аларга бүтәнчә карашта булганнарын күрергә мөмкин. Ислам дине кабул ителгәнче, хатын-кызлар төрле кимсетелүләргә дучар булган. Кайбер илләрдә ярлылык һәм хурлыктан куркып, яңа туган кыз балаларын тере килеш күмгәннәр. Тарих буенча, яңа туган кыз балага җир кишәрлеге дә бирелмәгән. Коръәни-Кәримдә бу турыда болай диелә: «Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә «кыз балаң туган» дип сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып, кавеменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйммы икән? Яки тереләтә туфракка күмеп таптыйммы икән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!» Ислам дине килү белән, хатын-кызларның хокуклары барлыкка килә. Аңа хөрмәт белән карый башлыйлар. Исламда ана хокуклары ата кеше хокукларыннан өстенрәк була башлый, «хатын-кыз» сүзе горурлык белән әйтелә башлый, чөнки бу сүз белән Коръәни-Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала. Аллаһы Тәгалә «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсен иңдерде. Бу сүрәдә гаилә тормышы һәм шуңа бәйле хокуклар тәфсилләп тасвирлана. Борынгы элгәреләребез, кызларын кияүгә биргәнче, «Ниса» һәм «Нур» сүрәләренең тәфсирләрен өйрәткәннәр. Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга мирас калдыру хокукы бирә һәм шулай ук хатын-кыз милкен кагылгысыз итә. Рәсүлебез хатын-кызларга хөрмәт белән карый.

– Кыз балага дөрес тәрбия бирү нидән гыйбарәт?

– Гомумән, ислам динендә балага тәрбия бирү, иң беренче чиратта, аны дин нигезләренә өйрәтү, саваплы һәм гөнаһлы гамәлләр турында сөйләү дигән сүз.

– Әти кеше кызына карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш тә, әни кеше ничек?

Бала туганнан алып малай өчен дә, кыз өчен дә төп тәрбияче – ана. Кызлар – табигатьләре буенча күп нәрсәне күңелләренә якын кабул итүчеләр. Шуңа күрә кечкенә мөселман кызын тәрбияләүдә әнинең төп роле – беренче атнадан ук кызы өчен яхшы үрнәк булу. Кызлар әниләренә охшарга тырыша, аның яшәү рәвешен дә, тышкы кыяфәтен дә күзәтәләр. Үсә барган саен, әни кызын өй эшләренә өйрәтә: ашарга әзерләү, юу, җыештыру, балаларны (кече энеләре һәм сеңелләрен) тәрбияләү. Мөселман кызыннан яхшы хатын һәм әни тәрбияләү мөһим һәм бу җаваплылыкның зур өлеше әни кеше җилкәсенә төшә. Рәсүлебез: «Хатын-кыз – мәдрәсә, ә кыз – булачак мәдрәсә, булачак әни», – дигән. Кызлар күп нәрсәне әниләреннән кабатлый. Әтисе белән аралашу кыз балада ир-атлар турында күзаллауларны формалаштыра. 

Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәсе буенча гаилә башлыгының да кызы алдында  өч төп вазифасы бар:

– балага лаеклы исем бирү;

– язарга һәм укырга өйрәтү, белем бирү;

– никах яшенә җиткәч, яхшы адәмгә кияүгә бирү.

– Хәзерге заманда кыз балаларга ирек күбрәк бирелә сыман. Болай эшләү дөресмы?

– Ирек төшенчәсен һәр кеше үзенчә кабул итә. Бу шулай ук тәрбиягә бәйле. Кемдер «ирек»не үзең теләгәнчә яшәү, үзең теләгәнне ашау-эчү дип кабул итсә, кем өчендер «ирек» барыбер тиешлесен генә үтәү булып кала. Балага ирек бирү кирәк. Әмма алдан ук аңа гөнаһлы гамәлләр турында сөйләргә, аларны кылырга ярамаганлыгы хакында исләренә төшерергә кирәк.

 

Ир бала тәрбиясе

 

– Ата-ана үз баласына бирә алган иң олы әйбер – тәрбия, диләр. Ә ир балага нинди тәрбия бирергә тиеш алар?

– Өч яшенә кадәр ир бала үзенә әнисенең төп сыйфатларын сеңдерә. Аннары малайлар әтиләрен күзәтә башлый: ул ничек ашый, сөйли, әнисенә нинди мөнәсәбәттә. Боларның барысын да бала үзенә сеңдерә, әти аның өчен мөһим кешегә әверелә.

– Килешерсез, күп кенә ир-егетләр хатыншага әйләнә. Йорт-җирендә берни эшләми, ата-анасына ярдәм итми. Өйләнгән очракта да тормыш иптәшенә салынып яши. Моңа карашыгыз нинди?

– Әйе, еш кына ир-егетләребез зәгыйфь булу сәбәпле, тормыш арбасын тарту хатын-кызлар җилкәсенә кала. Кызганыч, соңгы вакытларда мондый хәлләр артканнан-арта бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ахырзаман алдыннан урам буйлап ир үтәр, артыннан кырык хатын мактап калыр», – дигән. Монда сүз ир затларының сан ягыннан гына түгел, бәлкем, тормышта чын ирләрнең дә бик аз калачаклары күздә тотылган булгандыр. Ир-егетләргә кечкенәдән үк ирләр тәрбиясе биреп, кирәк чакта каты торып, кирәк чакта йомшаграк була белсәк, мондый хәл булмас иде.

– Ир-атта хатын-кызга карата хөрмәтне ничек тәрбияләргә?

– Барысын да үзебездән башларга кирәк. Бала туган көненнән үк ата-анасын күзәтә, аларны өйрәнә. Ата кеше анасы белән ничек сөйләшә, аңа кул күтәрәме, аңа кычкырамы – бала һәрнәрсәне исендә калдырып бара. Атасы нишли, бала да шуны кабатларга мөмкин. Шуңа күрә без балаларга тәрбия бирмәгән очракта да, ул үз күргәннәреннән чыгып нәтиҗә ясый, шуңа өйрәнә.

– Кызганыч ки, бүген күп кенә ир балалар атасыз үсә. Алар тиешле тәрбия ала алмый. Ата назына мохтаҗ булып та, моңа ирешә алмый. Ир бала тәрбияләүче анага нинди киңәш бирер идегез?

– Хәзер аерылышучы гаиләләр күп. Бу очракта балалар күбрәк аналары янында калуны кулайрак саный. Күп малайлар кечкенәдән әни кочагында үсәләр, ата, бабай тәрбиясе күрмиләр. Әни янында чын ир булып үсү кыенрак. Әгәр ир баланың атасы мәрхүм икән, әни кешегә, иң беренче чиратта, улын ир туганнары белән таныштырырга, алар янына күбрәк җибәрергә кирәк. Әгәр дә хатын-кыз иреннән аерылган булса, улына атасы белән күрешүгә киртә булмаска кирәк.

 

Рәйдә Нигъмәтҗанова

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ