Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан җыелма командасы «Профессионаллар» чемпионатында медальләр яулады

29 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы узды.

Татарстан Республикасы җыелма командасы төп яшь категориясенең 16 компетенциясе һәм юниорлар категориясенең 3 компетенциясе буенча катнашты.

Финалда индивидуаль, индустриаль, команда һәм халыкара зачет буенча нәтиҗәләр ясалды.

Югарыда әйтелгән зачетлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы финалда җиңү яулады:

- шәхси төп зачетта - 3 алтын, 5 көмеш һәм 4 бронза медаль;

- команда зачетында – 4 алтын, 3 көмеш һәм 6 бронза медаль.

«Профессионаллар» чемпионатын уздыру «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет (икътисадый үсеш өчен кадрлар)» федераль проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

Фото: ТР  Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ