Гаилә ныклыгы иманнан...
Гаилә кыйммәтләре, аларны барлау, саклау һәр чорның актуаль мәсьәләсе булып кала бирә. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин озак еллар тотрыклы гаилә традицияләрен, ата-ана, балалар хакы, ир-хатын мөнәсәбәтләрен дөресләү, аларны халык гадәтләре нигезендә яшәтү хакында кайгырта. Шул темаларга багышланган китаплары, вәгазьләре дә байтак.
– Рөстәм хәзрәт, 2024 ел Россиядә «Гаилә елы» дип игълан ителде. Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бу елны «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы» буларак үткәрергә тәкъдим итте. Шәхсән үзегез бу елга нинди өметләр баглыйсыз?
– 2024 ел «Гаилә елы» дип ил күләмендә зурлап игълан ителмәгән булса да, без барыбер гаиләләргә әһәмият биргән булыр идек. Гаиләләрне саклау буенча инде ничә еллар буе төрледән-төрле гамәлләр кылабыз. Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан да ул «Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше» буларак хупланды бит. Димәк, әлеге юнәлешкә без тагын да ныграк игътибар бирергә, гамәлләребезне янә дә тирәнәйтергә тырышачакбыз. Иншалла, бу җәһәттән Аллаһы Тәгалә безгә ярдәмнәрен бирсен.
– Хәзрәт, гаилә ныклыгы нинди нигезгә таяна дип уйлыйсыз?
– Гомумән, без гаилә дигәндә, сүзне яшьләргә генә кайтарып калдырмыйк. Гаилә бит ул зуррак, әһәмиятлерәк. Ул ике яшь кеше арасындагы берлек кенә түгел. Әби-бабай, ата-ана, балалар, оныклар – менә болар барысы да гаилә. Яшьләр үзләре генә калса, шайтан аларның җанын кимереп бетерә. Гаиләне мин җиде буын дип тә әйтер идем әле. Зур гаиләне татулыкта тоту өчен үзара аңлашып, һәр мәсьәләне уртага салып сөйләшү кирәк. Олы буын күп белгәч өйрәтергә тырыша, әмма хәзер яшьләр дә бик акыллы. Мәгәр, өлкәннәр сүзе – акылның күзе дигәндәй, иманлы бала аксакаллар фикеренә, олы кешеләр сүзенә һәрдаим колак салырга тиешле. Бәхетнең бер чыганагы шунда.
– Иманлы бала тәрбияләү серләре нәрсәдән башланырга тиеш соң?
– Монда әллә ни зурдан кубып, бернинди дә яңалык әйтә алмам. Барыбыз да беләбез: бала олылар сөйләгәнне ишетми. Бала без эшләгәнне күрә. Шунлыктан телебез берне сөйләп, кулыбыз икенчене эшләсә, аның нәтиҗәсе булмаячак. Мәсәлән, намаз укы, дип тукып торсак, ә үзебез намазда булмасак, ул укымаячак инде! Үз үрнәгеңдә генә олыларны хөрмәт итәргә, намаз укырга, ураза тотарга өндәргә мөмкин. Сабый ата-анасы гамәлләренә карый. Бала тәрбияләү бик иртә башлана... Егет яки кыз үзенә ошаган партнёр гына эзләргә тиеш түгел. Кыз бала үзенең булачак балаларына ата кешене сайлый. Егет кеше туачак балаларына әни сайлый. Кабатлап әйтәм, ул гаилә корганда тирән фикер йөртеп, киләчәген, якты дөньяга аваз салачак нарасыйларының язмышын да кайгыртып гамәл кылырга тиеш. Тәрбия бирү әнә шул мизгелләрдән үк башланып китә. Раббыбызга дәшеп, хәерле балалар булса иде, дип бергә догалар кылу мәслихәт. Яшьләр бу догаларны инде яттан белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә һәрбер гаиләгә тәүфыйклы, иманлы, дини тәрбияле дәвамчылар бирсен иде. Гаиләдә бала тугач, дини гореф-гадәтләргә, милләткә туры килә торган, муафыйк исем сайлау зарур, чөнки хәзер Интернет аркасында татар гаиләләренә әллә нинди исемнәр керә башлады. Балаларга, оныкларга күркәм мәгънәле, матур исемнәр кушыйк. Исем адәм баласының гомерлек юлдашы, билгеләгече, ахирәт көнендә һәрберебез үзенең һәм атасының исеме белән чакырылачак. Шуны онытмыйк!
– Башка мәчетләрдән аермалы буларак, сезнең «Гаилә»дә нинди чаралар оештырыла?
– Мәчетебезнең исеме җисеменә туры килсен дип, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, гаиләләр белән эшләргә тырышабыз. Яңа елга планнар корабыз: без никах укыган парларны җыябыз, хатын-кыз оешмаларында абыс-
тайларны җыябыз. Гаилә институтын саклау, психологик-дини ярдәм оештыру буенча да дәвамлы эшчәнлек алып барыла. Мәчетебездә елына меңнән артык никах укыла. Моннан тыш, хәзрәтләребез аерым өйләргә, кафе-рестораннарга барып та яшьләрне кавыштырып кайта. Алар арасында милләтебезнең данлыклы шәхесләре дә бар. Һәркемне тигез күрәбез, беркемне дә кире какмыйбыз. Мәсәлән, без никах укыган олы парның яше 80 нән өстә әби белән бабай булды. Ничә яшьтә булсалар да татулыкта, исән-имин яшәргә язсын.
Сезнең укучыларыгыз арасында кызыклы гаилә идеяләре бар икән, әйдәгез, «Гаилә» мәчетендә шуларны эшлик. Сезнең журнал «Гаилә һәм мәктәп» булгач, уртак проектларыбыз да тумый калмас. Бергә башкарылган гамәлләр таркалмас. Гаилә елында гаиләнең абруен, әһәмиятен күтәрик!
– Хәзрәт, катнаш никахлар мәсьәләсенә мөнәсәбәтегез ничек?
– Мин үзем азрак «шовинист» кеше бит. Милләтпәрвәр затмын, шуңа күрә мин аларга сагаеп карыйм, күркәм күренеш, дип санамыйм. Катнаш никах ике төрле була: ике дин арасында, мәсәлән. Аның үз тәртип-
ләре бар. Бар бер диндә булган төрле милләт кешеләренең кушылуы– монысы башка мәсьәлә. Бер милләттән булган, бер үк гореф-гадәтләр нигезендә тәрбияләнгәннәрнең никахын күбрәк хуплыйм. Алар үзара якынрак, шуңа тормыш итүе дә җиңелрәк булачак.
– Сезнең мәчеттә «Адәм һәм Һава» үзәге эшли. Аның максатлары нинди?
– Әйе, ул парларны кавыштыру, кавыштыргач саклау эшен үти. Хәзер үзәкне Диләрә ханым алып бара. Анда да төп максат шул: пәйгамбәребез кушканча, гаиләне – җәмгыятьнең иң төп, иң мөһим берәмлеген – һәртөрле химая кылу, яклау, кайгырту. Җәмгыять үзгәрә, чорлар алмаша, кыйммәтләр дә алмаша ала. Әмма ике кешенең тотрыклы союзы булган гаилә һәрчак үз урынында. Аеруча мөселман гаиләләре һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Ник дисәгез, ул бит – гасырлар буе сыналган әдәп-әхлак, пәйгамбәребез мирасына, хак динебезгә таянып корылган берлек. Үз мәчетебездә көне-төне шушы вазифа белән янып яшибез. Аллаһ Раббыбыз хәерле ярдәмен бирсә иде.
Мөршидә КЫЯМОВА
Фото Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның
шәхси архивыннан
Комментарийлар