12 июнь 2026 яңалыклары
-
Мәрҗани укулары
Казанда быел унберенче мәртәбә «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.
-
Әхмәтгәрәй Хәсәни турында кызыклы 10 факт
Мәгърифәтче, нашир, тәрҗемәче, язучы, журналист, драматург һәм хәйрияче Әхмәтгәрәй Хәсәни – татар басмасы һәм матбугатын яңа баскычка күтәргән шәхес. Заманы өчен файдалы, сыйфатлы басмалары белән танылуыннан тыш, ул – татар яшьләрен туплаган, милләт үсеше өчен гыйлемен, талантын һәм матди байлыгын да кызганмаган шәхес. Гаять кызыклы һәм гыйбрәтле тормыш юлы узган зыялы бу шәхес барыбызга да үрнәк булып тора.
-
Балаларда шикәр чире
Ел саен Татарстанда якынча 90 балада шикәр чире авыруы табыла, ә берничә ел элек бу күрсәткеч ике тапкырга түбәнрәк булган. Авыруның сәбәпләре нидә? Диабет турында Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-эндокринологы Анна Аксёнова сөйли.
-
Гомер озынайтучы табиблар
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән һөнәрләр реестрында рәсми рәвештә яңа исемдәге табиб белгечлеге барлыкка киләчәк. Гомер юлыгыз сәламәт, озын һәм бәхетле булсын дисәгез, нәкъ шуларга мөрәҗәгать итәргә туры килер. Әлеге кадралар әзерләп чыгаручы үзәкләренең берсе – Мәскәүдәге Сеченов университеты.
-
Яшьләр авиациягә тартыла
Мәскәү өлкәсендәге Раменский көллиятендә «Очу аппаратының бортындагы техник радиоэлектрон комплексын җитештерү һәм аңа хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының йомгаклау этабы узды.




