9 июль 2026 яңалыклары
-
Яшь урманчылар ярыша
«Яшь урманчы көндәлеге»н иң яхшы тутыру конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс «Яшь урманчы: теориядән практикага» проектын гамәлгә ашыру уңаеннан оештырыла.
-
Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр
2026 елның 24 июнендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәгариф хезмәткәре – методистлар, мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ассоциация вәкилләре – Арча җиренә милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды. Август конференциясе секция утырышының төп темасы – «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсенә багышланды.




