Логотип Магариф уку
Цитата:

"Әлдермештән Әлмәндәр" - яңа елның яңа вакыйгасы

Татармультфильм 2023  елны татар сәнгатендә яңа вакыйга белән башлап җибәрә. Бик тиздән "Әлдермештән Әлмәндәр" тулы метражлы мультипликацион фильм экраннарга чыгачак.Бу –чыннан да зур вакыйга. Әл...

Татармультфильм 2023  елны татар сәнгатендә яңа вакыйга белән башлап җибәрә. Бик тиздән "Әлдермештән Әлмәндәр" тулы метражлы мультипликацион фильм экраннарга чыгачак.



Бу –чыннан да зур вакыйга. Әлеге киң колачлы эш 2014 елдан ук оештырыла башлый һәм менә хәзер ул үзенең финалына җитеп төшерелә. Иң кадерле моментларның берсе Әҗәл образын Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев үзе тавышландыра.
Татармультфильм оешмасының генераль продюсеры Ганиев Марат Фоатович журналистлар белән очрашу вакытында: "Әгәр Туфан Миңнуллин үзе исән булып бу шатлыкны күрсә, һичшиксез үзенең асыл сүзен әйтеп бу вакыйга белән котлар иде", – диде.
Чыннан да татар телендә киләчәктә зур мультфильмнар төшереләчәгенә какшамас өмет белдергән була Туфан ага Миңнуллин. Бүген аның да өметләре аклана. "Әлдермештән Әлмәндәр" мультфильмы спектакль вариантыннан аерыла. Аның сюжетын язуда бер төркем иҗатчы катнаша. Мультфильмда яңа персонажларны да күрергә мөмкин булачак. Төкле аягың белән, Әлдермештән Әлмәндәр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ