Дөньякүләм танылган дин галиме Татарстан мөфтиенә иҗазәтләр тапшырды
Бөтен дөньяга танылган дин белгече, шәригать фәннәре докторы, профессор Хусамеддин Мөхәммәд Салих Фарфур әл-Кадири әл-Хәсәни Казанда Татарстан мөфтие һәм шәригать хокукы буенча башка экспертлар алдында лекцияләр үткәрде.
Лекцияләр Татарстан Республикасы закон чыгару җыелышы резиденциясендә тәмамланды, анда галим "Раддуль-Мухтар аля Дурр-уль-Мухтар" китабының экземплярларын тапшырды, ул шулай ук "Хашият ибн Абидин"буларак билгеле. Бу китап хәнәфи мәзһәбендә ислам хокукы буенча иң абруйлы фундаменталь хезмәтләрнең берсе булып тора.
Күп томлы "Хашият ибн Абидин" XIX гасыр галиме, бөек ислам дине белгече һәм 46 фәнни хезмәт авторы Ибн Абидин әл-Хәнәфи каләменә карый.
Бу фундаменталь хезмәт ислам хокукының барлык аспектларын үз эченә алган фәтвалар җыентыгы булып тора. Аның эчтәлеге белән Татарстан Республикасы закон чыгару җыелышының "Хузур" ИД-сыннан "Даруль-ифта" борынгы китапларның электрон китапханәсендә танышырга мөмкин.
Өч көнлек дәресләрне Татарстаннан 15 ләп дин белгече карады. Бөтен дөньяга танылган Шәйх студентлары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы закон чыгару җыелышының шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе казый Казан Булат хәзрәт Мөбарәков, бу бүлек хезмәткәрләре, шәригать белгечләре, укытучылар һәм башкалар бар иде.
Фото: ДУМ РТ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Кесә телефоннары – Президент контролендә
XXI гасыр – яңа технологияләр гасыры. Кесә телефоны мәсьәләсе бүгенге көндә бик актуаль. Бу проблема бигрәк тә укытучыларны, әти-әниләрне борчый.

Чөнки күп кенә балалар телефонны иптәше, киңәшчесе, ярдәмчесе дип саный. Алар хәтта урамда кышын чаңгы, чана шууны, җәен балык тотуны шушы иптәшенә алыштыра. Кайберәүләр хәтта күзгә-күз карап сөйләшүгә караганда телефон аша гына аралашуны кулай күрә. Тагын шунысы да бар: кайбер шуграк, елгыррак укучылар арасында дәрестә укытучы аңлатуын тыңлыйсы урынга телефон белән уйнап, дәрес барышын видеога төшергән булып утыручылары да очрый иде. Кайбер мәктәпләр, бу афәттән беркадәр котылу өчен, дәресләр башланыр алдыннан укучыларның телефоннарын җыеп алып куюны оештырып караган булдылар. Тик нәтиҗәсе генә ташка үлчим булды. Инде менә кесә телефоны мәсьәләсе иң югары инстанция контрольлегендә.
Россия Президенты Владимир Путин мәктәп укучыларына дәресләрдә кәрәзле телефоннарны куллануны тыю турында канунга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Ул “Мәгариф турында”гы канунга үзгәрешләр кертә һәм укучыларның дәрес вакытында кесә телефоннарын куллана алмавын билгели. Укучыларга шулай ук дәресләрдә дисциплина һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәү бурычы беркетелә. Педагоглар һәм мәктәп җитәкчелеге эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотачак.
Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар