Логотип Магариф уку
Цитата:

Янгын сүндерергә су җитмәс

Быел республикабызда 4780 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 194 кеше зыян күргән, 132 се утта һәлак булган. Бәлагә таручылар саны да узган ел белән чагыштырганда арта бара.

 «Торак йортларда ут чыгу очраклары гадәти күренешкә әйләнеп бара, бигрәк тә бәйрәмнәр вакытында,  кешеләрнең  ваемсызлыгы шундый куркыныч хәлләргә китерә. Узган  яңа ел  каникуллары вакытында 129 ут чыгу очрагында  6 кеше янып үлде, 12 се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды. Мондый хәлләр еш кына электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, җылылык приборларының,  җилләткеч,  төтен чыгу җайланмаларының төзек булмавы,  ут белән саксыз куллану нәтиҗәсендә дөрес эшләмәве аркасында килеп чыга» – ди, Татарстан буенча янгын сүндерү күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Максим Трущин.

Быел 25 декабрьдән  киләсе елның 8 гыйнварына кадәр  янгынга каршы көрәш максатында чикләүләр кертелә, фейерверкларны аерым мәйданчыклар булган очракта гына кулланырга мөмкин булачак. Ул мәйданчык  биналардан, электр һәм газ үткәргеч линияләрдән, агачлыклардан 30 метр читтә булырга тиеш.  

Пиротехникалардан 16 яшьтән түбән булганнарга куллану тыела, алардан кулланучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Янгынга каршы  режимны бозган очракта административ җаваплылыкка тарту каралган: аерым кешеләргә 10 – 20 мең сумга, җитәкче  затларга 30 – 60 меңгә һәм юридик  оешмаларга 400 – 800 мең сумга кадәр штраф салыначак.

Чикләүләр бар, әмма ут һәм утлы әйберләр белән шаярырга яратучыларны моның белән генә тотып калып булмый. Шуңа да янгынга каршы бердәм көрәшергә кирәк, яна башлагач, аны сүндерергә су җитмәс, кышкы чорда торбаларда су катса, бигрәк тә  аянычлы хәлләргә китерергә мөмкин. 

 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ