Язгы «Аҗаган 2.0»
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан буенча 30 бала катнашу өчен теләк белдерергә дә өлгергән, араларында уенның мәктәп этабын үтүчеләр дә бар. Ярышларда башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, урта махсус уку йорты студентларына кадәр катнаша ала.
«Аҗаган 2.0» уены өч төрле тематик блокка бүленгән: спортка әзерлек, хәрби-гамәли күнекмәләр һәм белем бирү программасы. Дүрт яшь категориясе каралган: 7–10 яшь, 11–13 яшь, 14–17 яшь һәм 18–21 яшь. Һәр командадан 10 уенчы катнашырга тиеш.
Уенның муниципаль этабы март ае дәвамында, зона ‒ 1 апрельдән 30 ына кадәр, республика буенча ярышлар майда узачак. Гаризалар февраль ахырына кадәр кабул ителә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Каләм әһелләре өчен бәйге – «Таян Аллаһка»
Россия Ислам институты, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарәте һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары белән берлектә яшь каләм әһелләрен барлау һәм берләштерү, иҗат эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.
Татар телендәге шигърият, чәчмә әсәр, публицистика жанрында язмалар кабул ителә. Эшләрне 31 июльгә кадәр tatarkonkurs@mail.ru юлларга мөмкин. Бәйгедә 10 яшьтән 75 яшькә кадәрле һәрбер теләгән кеше катнаша ала, иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүчеләр өчен үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы сентябрь аена тәгаенләнгән. Лаеклы дип табылган әсәрләр «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә урын алачак.
Оештыру комитеты адресы: Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 нчы йорт. Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 2776826.
Нигезләмә биредә.
Фото: culture.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар