20 февраль 2025 яңалыклары
-
«Глаголица» әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә
XII «Глаголица» халыкара бәйсез балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул итү башланды. 130 финалист 26–31 август көннәрендә Казандагы «Адымнар» полилингваль мәктәбенең өстәмә белем бирү үзәгендә узачак әдәби сменага бушлай юллама алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә премияне гамәлгә куючы «Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Елена Исламова хәбәр итте.
-
Язгы «Аҗаган 2.0»
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан буенча 30 бала катнашу өчен теләк белдерергә дә өлгергән, араларында уенның мәктәп этабын үтүчеләр дә бар. Ярышларда башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, урта махсус уку йорты студентларына кадәр катнаша ала.
-
Каләм әһелләре өчен бәйге – «Таян Аллаһка»
Россия Ислам институты, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы Диния нәзарәте һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары белән берлектә яшь каләм әһелләрен барлау һәм берләштерү, иҗат эшчәнлекләрен үстерү максатында уздырыла.
-
«Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» бәйгедә катнашырга чакыра
Балаларын дини һәм милли тәрбия кылучылар өчен менә дигән форсат. Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете ХXIV бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесен оештыра. Бу хакта бүген журналистларга “Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәбәр итте.
-
Милли стильдә үткәрелгән туйларга 100 мең сумлык грант
Яшьләр эшләре министрлыгы милли стильдәге туйларга 100 меңгә кадәр грант бирә башларга мөмкин.