Логотип Магариф уку
Цитата:

Лениногорск районы кырларыннан рекордлы уңыш алынган

«Август - Лениногорск» агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодайны урып-җыюны тәмамлап килә, урып-җыю йомгаклары буенча, агрофирманың сигез кыры 1 гектарыннан 60 центнердан да күбрәк бөртек җыеп алганнар....

«Август - Лениногорск» агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодайны урып-җыюны тәмамлап килә, урып-җыю йомгаклары буенча, агрофирманың сигез кыры 1 гектарыннан 60 центнердан да күбрәк бөртек җыеп алганнар. Хуҗалыкта көзге бодайның үзләрендә җитештерелгән «Скипетр» сортлы орлык чәчелгән була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Иске Шөгер авылы янындагы кыр рекорд куйган, анда кара җирдән бодайның уңышы бер гектардан 88,5 центнер тәшкил итте. Бу–Лениногорск районы тарихында иң югары күрсәткечләрнең берсе. 
«Монда су җитешле күләмдә булган участок. Янәшәдә генә Шушма елгасы, кыр тигезлектә урнашкан, уңдырышлы катламы юылмый. Туфракта югары күләмдә гумус бар – ул 7 проценттан да күбрәк, туфрак үсемлекләр үсү өчен уңайлы. Периметр буенча агачлар утыртылган, кыш дәвамында яуган кар җыелып барды һәм нәтиҗәдә кар эреп, өстәмә дым белән тәэмин итте», - дип сөйләде «Август-Лениногорск» җәмгыятенең баш агрономы Илнур Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ