Логотип Магариф уку
Цитата:

«Салават күпере»ндә  яңа мәктәп ачыла

        Казандагы «Салават күпере»  микрорайонында  1,5 мең укучыга исәпләнгән  яңа мәктәп ачылачак.        – Киров һәм Мәскәү районнары хакимият...

        Казандагы «Салават күпере»  микрорайонында  1,5 мең укучыга исәпләнгән  яңа мәктәп ачылачак.
        – Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов  язучы Нурихан Фәттах исемен йөрткән урамдагы әлеге  мәгариф үзәгенә ел башында гына нигез салынды. Әмма бинаны тиз арада тергезделәр, бары тик эчке буяу-агарту һәм урамдагы төзекләндерү эшләре генә калып бара. Мәктәп ачылгач, күршедәге  лицейда  тыгыз шартларда  белем алучы өлкән сыйныф укучыларына  анда күчеп уку мөмкинлеге ачылачак, – ди.
        Яңа мәктәп республика  казнасына 1.7 млрд сумга  төшкән, башкалабызда быел шундый 4 уку йорты  сафка басачак.  Моңа кадәр әле мондый санда мәктәпнең төзелгәне юк иде. Республикабызда барлыгы 9,5 мең балага исәпләнгән 11 яңа мәктәп  үзенең ишекләрен ачачак.  Боларның барысы казнага 17 млрд сумга төшә. Соңгы 12 елда Татарстанда 50 мең укучыга исәпләнгән 88 белем бирү йортлары төзелгән, 116 мәгариф учреждениесе төзекләндерелгән.

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ