Логотип Магариф уку
Цитата:

Соколкада конфессияара үзәк ачылачак

Мамадыш районы – территориясе ягыннан республикабыздагы иң зур район. Шуның өстенә татары, русы, удмурты, марие, керәшене, бер йодрык булып үзара дус-тату булып гомер кичерүче 130 торак пунктны берләш...

Мамадыш районы – территориясе ягыннан республикабыздагы иң зур район. Шуның өстенә татары, русы, удмурты, марие, керәшене, бер йодрык булып үзара дус-тату булып гомер кичерүче 130 торак пунктны берләштергән төбәк тә әле ул. Төрле милләт һәм төрле конфессия кешеләре арасында толерантлыкны ныгыту һәм яшьләргә рухи-әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләсенә Мамадыш төбәгендә җитди игътибар бирелә, һәртөрле тәрбияви чаралар үткәрелә, эшлекле башлангычларга нигез салына. Әйтик, август аенда эшләтеп җибәреләчәк пилот-проект – шундыйларның берсе.
Сүзебез – районның Соколкада ачылачак конфессияара үзәк хакында. Анда православие һәм ислам диннәрендә булган яшьләр бергәләп экскурсияләргә йөреячәк, мәдәни чараларда катнашачак. Программалар намаз, кичке дога кылу вакытларын исәпкә алып төзелгән. Үзәк 2 августтан 9 августка кадәр эшләячәк. Яшүсмерләр Кирмәнчек шәһәрчегендә, «Изге касә» комплексында булачаклар; борынгы чиркәүләрне һәм мәчетләрне караячаклар. Алар шулай ук Болгарга, Казанга, Алабугага һәм башка истәлекле урыннарга сәфәр кылачак.
Әлеге башлангычны Мамадыш районы җитәкчелеге дә, Казан епархиясе һәм Татарстан мөселманнары Диния назәрәте дә хуплаган.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ