Тәмәке тартучылар кими, әмма...
Дөньядагы үлем сәбәпләренең унбиш проценты тәмәке тартуга бәйле. Бүген исә татарстанлыларның 14,4 проценты тәмәке тарта.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында никотинлы матдәләр куллану, профилактика чаралары буенча узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резедә Хәева җиткерде. Аның сүзләренчә, тәмәке тарту – бәйлелек түгел, ә чын авыру, әмма аны дәвалап була ди ул.
Матбугат конференциясендә Республиканың 12 нче номерлы клиник онкология диспансеры табиб-онкологы Артур Сәйфуллин, Республика клиник наркология диспансеры Лилия Зайцева катнаштылар.
Артур Сәйфуллин әйтүенчә, бүгенге көндә тәмәке тарту сәбәпле барлыкка килгән онкология авыруларның артуы күзәтелә, авыручыларның да яше күпкә яшәргән. «Моңа кадәр без үпкә, бугаз органнарында яман шеш очракларын 55 яшьне узган кешеләрдә, аеруча ир-атларда очратсак, хәзер авыручылар арасында яшьләр күп. Мисалга, кичә генә 49 яшьлек ир-атка шундый диагноз куярга туры килде», ‒ дип белдерде табиб.
Тәмәке тартучылар арасында балалар да күп. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы, Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Резедә Хәева әйтүенчә, диспансерга мөрәҗәгать итүчеләрнең 40 проценты – балалар, ә алтмышы олылар. Шуңа да карамастан, белгеч республикада никотинлы матдәләр кулланучыларның кимүен дә ассызыклады, шушы афәттән арынырга теләп, диспансерга килүчеләр дә шактый булын әйтте. Саннарга күчерсәк, ел саен 700дән артык татарстанлы шушы гозер белән сәламәтлек саклау оешмасының ишеген шакый икән.
«Тәмәке, вейплар тартуны тыю дөрес, әмма шул ук вакытта без яшьләргә альтернатива да тәкъдим итәргә тиеш», ‒ дип белдерде Республика клиник наркология диспансеры Лилия Зайцева. Аның фикеренчә, никотинлы матдәләрдән бәйле булу – реаль тормыштан, стресстан качу ул. Шуңа да иң элек яшьләрнең эмоциональ халәте белән эшләргә, стресска каршы тору кебек сыйфатларын үстерергә кирәк диде белгеч.





Комментарийлар