Логотип Магариф уку
Цитата:

Тест: кызыксынуларыңны тикшереп кара

Кызыксынуларыңны тикшереп караӘгәр икенең берсен сайларга кушсалар, кайсын сайлар идегез?1а Хайваннарны тәрбияләү1б Машина юу, приборларның эшчәнлеген күзәтү 2а Авыру кешеләргә ярдәм итү, дәвалау...

Кызыксынуларыңны тикшереп кара
Әгәр икенең берсен сайларга кушсалар, кайсын сайлар идегез?
Хайваннарны тәрбияләү
Машина юу, приборларның эшчәнлеген күзәтү
 
Авыру кешеләргә ярдәм итү, дәвалау
Компьютер өчен программалар төзү
 
Китаптагы иллюстрацияләр, плакатлар, басма матбугатның сыйфатын тикшерү
Үсемлекләр үсешен күзәтү
 
Агач, тукыма, металл, пластмасса һ.б. материаллар эшкәртү
Реклама ясау, ни дә булса сату
 
Фәнни-популяр китаплар, мәкаләләр турында сөйләшү
Әдәби әсәр, пьеса, концертлар буенча фикер алышу
 
Кечкенәдән үк берәр йорт хайваны алып үстерү
Яшьтәшләреңә яисә кечерәкләргә уку, спорт һәм хезмәттә булышу
 
Рәсем ясау яисә музыка коралын көйләү
Йөк машинасы, кран белән идарә итү
 
Кешеләргә файдалы мәгълүмат җиткерүдә катнашу
Күргәзмәләр оештыру, витриналар бизәү (яисә концертлар, пьесалар әзерләүдә катнашу)
Ремонт эшләре башкару (кием, техника, йорт һ.б.)
Текст, таблица, рәсемнәрдәге хаталарны эзләү һәм төзәтү
 
10а Хайваннарны дәвалау
10б Исәп-хисап эшләре башкару
 
11а Үсемлекләрнең яңа сортын уйлап чыгару
11б Җитештерү өлкәсендә яңа проектлар эшләү (машиналар, азык-төлек, кием-салым, йортлар һ.б.)
 
12а Кешеләр арасындагы бәхәсләрне хәл итү, аңлату, җәзалау, дуслаштыру
12б Сызымнар, схемалар, таблицалар белән эш итү, тәртипкә салу
 
13а Үзешчән сәнгать түгәрәкләренең эшен күзәтү, өйрәнү
13б Микроблар яшәешен өйрәнү
 
14а Медицина приборлары һәм аппаратларын көйләү
14б Яралану, пешү, сынулар вакытында кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү
 
15а Төрле күренешләр, вакыйгалар, тикшеренүләр буенча төгәл отчетлар төзү
15б Күренеш һәм вакыйгаларны әдәби тел белән сурәтләп бирү
16а Сырхауханә лабораториясендә анализлар тикшерү
16б Авыруларны кабул итү, зарларын тыңлау, дәвалау билгеләү
 
17а Биналарны бизәү, диварга рәсемнәр төшерү
17б Бинаны монтажлау яисә машина, приборлар җыю
 
18а Яшьтәшләрең яисә кечкенәләр өчен культпоходлар оештыру
18б Сәхнәдә чыгыш ясау
 
19а Сызымнар буенча детальләр ясау, биналар төзү
19б Сызымнар, карталар әзерләү
 
20а Үсемлекләрдәге чирләр белән көрәшү, бакча һәм урманга зыян китерүче бөҗәкләр белән көрәшү
20б Компьютер төймәләренә басып башкарырдай шөгыль
Үсмерләр, үзләренә ошаган җавапларны билгеләп, таблица ярдәмендә кайсы өлкә аларны ныграк кызыксындыруын тикшереп карый ала. Таблицага җаваплар төрле һөнәр үзенчәлекләрен искә алып урнаштырылган. Әйтик, табиб булам дип әйтүче үсмерләрне бу профессиянең кайсы ягы җәлеп итә: кешеләр белән эшләүме, медицина техникасы кызыклы булуымы, әллә анализлар тикшерү, эзләнүләр ярдәмендә яңа ачышлар ясау мөмкинлегеме? Бер үк өлкә булса да, беренче очракта кеше кеше белән эшләргә омтыла, кемгәдер техник ягы кызыклы,
ә кайберәүләр исә медицинаны фән буларак үстерер-
гә тели.
Кайсы баганада плюслар күбрәк булуына карап, үсмернең кызыксынуларын, ә бәлки хәтта кайсы да булса өлкәдәге сәләтләре барлыгын күзалларга мөмкин. Ләкин шул ук вакытта үсмерлек чорында мавыгуларның еш үзгәреп торуын да искәртәбез. Бу – кимчелек тә, камиллеккә омтылмау билгесе дә түгел. Ә шәхеснең эзләнүен һәм үсешен күрсәтә торган билге, шуңа күрә сораштыруны уку елы башында һәм азагында үткәрү нәтиҗәле булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ