Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар көне белән котлыйбыз!

Бүген - Укытучылар бәйрәме.

Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр!

Сезне ихластан һөнәр бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Нык сәламәтлек, бәхетле киләчәк, авыр, әмма үтә саваплы эшегездә зур уңышлар телибез! 

 

Укытучым!

Һәр карашың - гыйлем нуры синең,

Һәр сүзеңдә синең изгелек.

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.  

 

Тактадагы акбур белән язган

Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.

Мең галимнән якты йолдыз булып

Балкыйсың син белем күгендә.

 

Галимнәр дә галим була алмый,

Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә,

- Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр

Шытып чыкмый калса күңелдә.

 

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең Бәгыреңнән төштек өзелеп.

Укытучы булу - Фәрештәләр Язып бетерә алмас изгелек!

Рифат Сәлах.

 

Фото – нейрочелтәр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ