Логотип Магариф уку
Цитата:

Хаҗга юллар ачыла

Бары тик моңа алдан әзерләнергә кирәк.

Бу эшне күп еллардан бирле Россия РФ хөкүмәтендә хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Ильяс Умаханов әйдәп бара.

Февраль башында Мәскәүдә Россиядәге хаҗ операторлары җитәкчеләре, Диния нәзарәтләре вәкилләре катнашында узган еллык киңәшмәдә изге сәфәргә йомгак ясалды һәм 2024 елда кылыначак хаҗны оештыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. Татарстан Диния нәзарәтеннән алынган хәбәргә караганда, бу чарада «ДУМ РТ Хадж» операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашкан. 

Быел Россия хаҗиларына 25000 урын, шул исәптән Татарстанга 1800 квота  каралган. Согуд Гарәбстаны территориясенә  9 майдан 10 июньгә чаклы керергә һәм  21 июльгә кадәр изге җирдә калырга мөмкин булачак.


Альберт САБИР
 Фото ТР Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ