Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче мәхәббәт

Бала теләсә кайсы яшендә гашыйк булырга мөмкин. 16 яшендә дә, хәтта 3 яшендә дә. Әмма беренче мәхәббәтнең гомер буе онытылмаганын барыбыз да белә. Кайчандыр сез, әти-әниләр, үзегез дә шул хисләрне кичергән. Ә менә хәзер үз балагызда – мәхәббәт хисләре. Нишләргә? Нинди мөнәсәбәт белдерергә? Тыяргамы, әллә рөхсәт итәргәме?

Мәктәпкәчә яшьтәге балалардан еш кына: «Минем кәләшем (йә егетем) бар», – дигән сүзләрне ишетергә була. Бу чорда алар хисләрен яшерми һәм яшерергә кирәк дип санамый да. Ул әти-әнисенә ышана. Шуңа күрә сабыегызның хисләреннән һич тә көлмәгез, киресенчә, аңа терәк-таяныч булырга тырышыгыз. Үзегезнең балачагыгыз турында сөйләгез. Шунысын да белү кирәк: бу чорда балалар, гадәттә, холыкка, характерга карап ярата. Кече яшьтәге мәктәп баласы үз хисләреннән ояла башлый, башкалар көләр дип курка. Шуңа үз хисләрен яшерү нияте белән ошаткан кешесенә карата тупаслык, салкын караш күрсәтергә «тели». Мәсәлән, ул аңа юкка да бәйләнә, чәчен тарта, берәр әйберен яшереп куя һ.б. Мондый чакта да әти-әни балага терәк булсын, аның инде зур үскәнлеген, сайлау хокукы бар икәнлеген аңлатсын. Шулай ук үз тәжрибәгез белән дә уртаклаша аласыз. Бала әтисенең дә, әнисенең дә фикерен ишетсә яхшырак.

Шулай ук баланың гашыйк булу хәленнән оста файдаланып та була. Мәсәлән, яхшы укысаң, үзеңә ошаган кешенең игътибарын җәлеп итү җиңелрәк булуын аңлатыгыз. Шулай итеп, беренче хисләр укуга комачауламый, ә киресенчә ярдәм генә итәчәк. Үсмер чор – иң катлаулы чорларның берсе. Бу вакытта яшүсмерләрнең күзе күбрәк лидер һәм игътибар үзәгендә булганнарга төшә. Еш кына бу хәл ата-ана һәм балалар арасында каршылык китереп чыгара.

Шуңа күрә ата-ананың үз ачуын ачыктан-ачык күрсәтмәве, ә балага ярдәм итүе мөһим. Кызыгыз яки улыгыз ошатып йөргән кешесе өчен борчылу сәбәпле начар укый башлар дип курыксагыз, сез аларга өйдә бергәләп дәрес әзерләргә тәкъдим итә аласыз. Баланың үзенә ошаган кешесе белән аралашуына каршы түгел икәнегезне әйтеп кую кирәк. Балагыз сезнең аңа һәрчак шәфкатьле, миһербанлы булуыгызны һәм үз вазифасына җаваплы карауны көткәнегезне тоеп торырга тиеш. Шулай ук бу очрактан да оста файдаланып була. Әйтик, тәртипкә өйрәтү өчен.

Балага берәр дустын өйгә чакырган очракта бүлмәне җыештырырга, тәмле ризык әзерләргә, төс-кыяфәтне, киемне тәртипкә китерергә кирәклеген төшендерегез. Иптәшендә яхшы тәэсир калдырырга омтылуы балага әти-әнисенең таләбеннән, ә кайвакыт катгый таләбеннән дә әйбәтрәк йогынты ясый. Ә яшүсмернең ошатып йөргән иптәше белән якыннанрак танышырга теләсәгез, бергәләп театрга, музейга яки паркка бара аласыз.

Әмма аңа дусты хакындагы фикерләрегезне әйткәндә, һич кенә дә кискен тәнкыйтьләмәгез, чөнки яшүсмернең үз хисләренә тыкшынудан ачуы чыгып, үзара мөнәсәбәтләрегез шактый какшап китәргә мөмкин. Әти-әни иң мөһим нәрсәне – бала белән ике арадагы ышанычны югалтмаска тиеш. Ул авыр чакта киңәш, ярдәм сорап яшьтәшләренә түгел, ә сезгә, ата-анасына мөрәҗәгать итсен.

Татьяна ЧЕКУНОВА, психолог

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ