Логотип Магариф уку
Цитата:

Иван Матрёнин: «Мәктәп алдыннан баланы артык иркәләмәгез»

Бала кечерәк булган саен, аңа яңа даирәдә ияләшү җиңелрәк

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Бу чорда әти-әниләр алдында торган иң авыр сорауларның берсе – баланы 1 сентябрьгә ничек әзерләргә? Мәктәпкә барыр алдыннан бала белән махсус шөгыльләнергә кирәкме? Әгәр баланың мәктәпкә барасы килмәсә нишләргә? Бу хакта гаилә психологы Матрёнин Иван Николаевич белән сөйләштек.

– Иван Николаевич, баланы эмоциональ яктан мәктәпкә ничек дөрес  әзерләргә?

– Бала мәктәп тормышына җиңел һәм киртәләрсез кереп китсен өчен, әзерлекне алдан башларга кирәк. Бүген без мәктәпкә «иҗади әзерлек» дигән алым турында еш ишетәбез. Күпме генә заманча яңгырамасын, аның да тискәре яклары бар. Иң элек шуны истә тотарга кирәк: безнең мәктәп системасы стандартларга буйсына, ягъни ул аерым бер укучыга яраклаштырылмаган. Ә менә мәктәпкә әзерләүче заманча түгәрәкләрдә балага тиешеннән артык иркенлек бирәләр. Мисалга, аңа дәрес вакытында идәндә утырып яки ятып торырга рөхсәт ителә. Болар бала уку процессына җайлы һәм тиз ияләнсен өчен эшләнә, шул ук вакытта укучы башына «башкаларга охшамаска кирәк» дигән төшенчәне сеңдерә. Чын мәктәп бусагасын атлап кергән бала өчен мондый күзаллау киртә булырга мөмкин. Белем йортында бала әзерлек вакытында алган сабакларны ничек кулланыр – шул хакта уйлау дөресрәк булыр.

Кайбер ата-аналар балаларын артыгы белән кайгыртып та хаталана. Мәктәпкә баргач, бу бала нишләр? Анда аңа гомуми системага яраклашырга һәм үзен, авырлык белән булса да, гап-гади кеше, укучы итеп тоярга өйрәнергә кирәк булачак.

Иң яхшысы – мәктәпкә кадәр баланы тәртипкә өйрәтү. Икенче төрле әйткәндә, аңарда укучы-бала гадәтләрен булдыру. Нигезендә бертөрлелек ятса да, мәктәп системасының асылы шунда.

– Бала катгый рәвештә, мәктәпкә бармыйм, дисә?

– Мондый очракта олылар да нык катгыйлык күрсәтсә, бала тагын да киреләнәчәк. Артык йомшаклык күрсәтү дә дөрес түгел. Аңа кирәгеннән артык иркенлек бирү, заманча сөйләшсәк, гаиләдәге чамасыз демократия невроз, курку кебек проблемаларга сәбәпче булырга мөмкин. Олылар катгыйлык белән кырыслык төшенчәләрен бутыйлар. Катгый мөнәсәбәтләр балага начар мөгамәләдә булу дигәнне аңлатмый.  Бу – бала белән ата-ана арасындагы чикне ассызыклаучы төшенчә. Бала олыны олы итеп күрергә, ә олы кеше үзен җаваплы итеп тоярга тиеш. Иң элек, баланың көндәлек тәртибен булдыру мәслихәт. Каникул вакытымы, уку чорымы, баланың дөрес йокы режимы булырга тиеш. Йокысы туйган баланың иммунитеты да нык була, психологик һәм физиологик сәламәтлеге дә дөрес формалаша. Әгәр инде  ул каникулда икенче төрле режимда яшәсә, уку елы башлангач, иртә белән тора алмау, мәктәпкә барасы килмәү кебек халәтләрне көт тә тор. Шуңа уку елы башланганчы, баланы гадәти тәртип-тәрбиягә өйрәтү кирәк.

– Бала мәктәпкә җиңел кереп китсен өчен, ата-ана сабыена тагын ничек ярдәм итә ала?

– Бала, каникул вакытында өстәмә әдәбият укып, мәктәп дәресләрен барласа яхшы. Бала белән атнага берничә сәгать шөгыльләнсәң дә, ул мораль яктан мәктәпкә әзер булачак. Ата-аналар да уку елына алдан яраклаша дигән сүз бу. Җәй «нәрсә телим, шуны эшлим чоры» түгел.

Уку чоры якынлашканда, ата-аналарга балалары белән мәктәп турындагы матур хатирәләрне барларга киңәш итәр идем. Баланың сыйныфта аралаша торган якын дуслары, мәктәптә якын күргән укытучылары бардыр, алар хакында җылы сөйләшү башлагыз, уңай мизгелләрне искә алыгыз.

Күп очракта баланың мәктәпне үз итмәвендә ата-ананың гаебе була. Бу нисбәттән, бер очрак искә төште. Консультациягә мәктәпне сөймәүче баласын ияртеп, бер ханым килгән иде. Сөйләшә торгач, аның да белем учагына карата тискәре мөнәсәбәттә булуы ачыкланды. Өстәвенә ана кеше укытучылар турындагы фикерләрен баласы янында ачыктан-ачык әйтә икән. Ата-аналарга киңәшем шул: укучы балаларыгыз янында мәктәп турында начар сүз сөйләшә күрмәгез! Бу киләчәктә баланың укытучы белән аралары начараюга, мәктәпне күралмауга китерәчәк. Әлбәттә, балалар барын да аңлый, тик ничек аңлыйлар бит әле.

– Икенче мәктәп яки сыйныфка килгән балаларга яңа коллективка җиңел ияләнү өчен нишләргә?

– Бала кечерәк булган саен, аңа яңа даирәдә ияләшү җиңелрәк. Бала өчен дус ул – яңа гына танышкан малай яки кыз. Шулай да ияләнә торсын өчен, файдалы алымнарның берсе – мәктәпкә барганчы, бала белән аның территориясе буйлап берничә тапкыр йөреп кайту. Зуррак балаларга яңа мәктәпкә ияләшү күпкә авыррак, чөнки анда бөтенләй яңа мохит һәм тәртипләр. Бу очракта яшүсмернең ата-анага ышануы зур роль уйный.  Бала белән укытучы арасында да җылы мөгамәлә урнашса яхшы.

Балалар элиталы мәктәпкә авырдан ияләшә. Гомумән, мондый мәктәпләрне сайлаганда, сак булырга киңәш итәр идем. Анда бала яхшы белем алачак, дигән фикер, бик үк дөреслеккә туры килми. Ата-аналар, статус артыннан куып, үз сабыен иң яхшысы итеп күрү теләге белән, баласына чынлыкта нәрсә яхшырак икәнлеге турында уйланмый.

Ата-аналарга балаларын спорт секцияләренә бирергә киңәш итәр идем. Ул тәртипкә дә өйрәтә, сәламәтлеккә дә уңай йогынты ясый. Бала белән берничә төрле шөгыль үткәреп, аның күңеленә  ятканын сайлап алырга мөмкин.

Мәктәпкә барыр алдыннан борчылырга кирәкми. Бары тик баланы аңлап, аңа туры килердәй гамәлләр башкару сорала.

Гөлназ ГАЙНУЛЛИНА

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ