103 нче мәктәп Сабан туен бәйрәм итте
Башкалабыздагы Яңа Савин районында 103 нче мәктәп укучыларының 31 май көнне Сабан туе уздырачагын Адоратский – Чуйков – Әмирхан –Ямашев урамнарында яшәүче ветеран әбиләр һәм ба...
Башкалабыздагы Яңа Савин районында 103 нче мәктәп укучыларының 31 май көнне Сабан туе уздырачагын Адоратский – Чуйков – Әмирхан –Ямашев урамнарында яшәүче ветеран әбиләр һәм бабайлар бер көн алдан ук ишеттеләр һәм оныклары укыган йортка бәйрәм күрергә дип ниятләп, алай-болай соңга калмыйм дип, кояш баюга йокларга яттылар. Ә Сабан туе мәктәп каршындагы түгәрәк мәйданда иртәнге тугыз тулып узуга, көчәйткечләр аша гармун тавышына кушылып яңгыраган үзебезнең татар җырлары белән башланып китте. Балалар сафлары янына әкрен генә ак шәлләрен ябынган татар әбиләре, арбаларына нәни сабыйларын салган яшь әниләр килеп кушылды.
Менә мәйданны колачлап алган балалар сафы каршына яшь укытучылар Илүзә Котдусова белән Мария Шмакова чыгып басты һәм Сабан туе бәйрәмен ачып җибәрде. Алар бәйрәм рухына төренгән яңгыравыклы тавышлары белән безгә һәр ике дәүләт телендә милли бәйрәмебезнең тарихи сәхифәләрен телгә китерделәр. Аннары Сабан туе мәктәп, белем дөньясына әйләнеп кайтты. Илүзә сүзне мәктәп директоры Ринат Хәбибуллинга бирде.
Ринат Нәкыйп улы иң әүвәл 103 нче мәктәптә иң белемле, иң талантла балалар укуын әйтеп үтте. Баксаң, ни өчен дигәндә, аларны каланың иң көчле укытучылары, иң оста тренерлары укыта һәм өйрәтә икән. Аннары мәктәп директоры, мәйданга тезелеп баскан балалар каршына, берәм-берәм белем һәм спорт илендә Татарстан, Казан данын яклаган укучыларны һәм спортчыларны чакырып, мактау грамоталары тапшыра башлады. Күп иде алар – Евгений Алмазов, Камил Садыйков, Дамир Вәлиев, Максим Сорокин, Самат Хөснетдинов... Тантана милли көй белән кушылганлыктан, кан тамырлары чемердәп торды. Бу минутларда җиңүчеләрне читтән күзәткән балаларның йөрәге һәм баш шәрифләре: “Нигә мин дә беренче урынны алмадым, нигә мин дә тырышып укымадым икән,” – дип сызмый, уйламый калмагандыр. Аннары сабыйлар каршына чакырылып, иң булган әти-әниләр чакырылды. Миңа 5 нче сыйныф әти-әниләр комитеты җитәкчесе Гөлнара Хәйретдинованың бүләк ителгән торт белән үзенең сыйныфындагы балаларны сыйлавын күзәтү кызык булды.
Нинди бәхетле иде ул!!! Алардан соң, балаларның күңелен бәйрәм рухына урап, берничә татар җыры яңгырап узуга, Сабан туена старт бирелде. Түгәрәк мәйданның төрле урыннарында чиләктән губка белән стаканга су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, бәйләнгән күз белән җепкә асылынган бүләкләрне кисеп төшерү һәм тагын моңа кадәр күз күрмәгән уеннар башланып китте. Күп кенә балалар төрле уеннарда үзләренең осталыкларын күрсәтте. Әйтик, Маргарита Хохлова чүлмәкне бер сугуда ватып, тамашачыларның исен җибәрде. Софья Баяшинова кайчы белән бик оста итеп җептә асылынып торган бүләкне эзләнми-нитми кисеп төшерде, Ислам Шәмсетдинов кашыгындагы йомырканы җиргә төшермичә беренче булып йөгереп килде, Владимир Царев капчык кигән килеш беренче булды. Дусларының җиңүләренә аларны читтән күзәтеп, көч биреп торган балаларның шатлануларын да кушсагыз, бәйрәм рухының күк гөмбәзләренә кадәр күтәрелүен күрми калмас идегез. Минем да шулчак мәңгелек Балачак иленә кайтасым килеп китте, әмма миңа ул илгә кайтучы пароходка дигән билетның кичә үк сатылып бетүен әйттеләр. Шуңа күрә миңа бу илнең хәзерге хуҗалары бәйрәм итүен читтән генә күзәтәсе калды. Әйдә соң, болай да күңелле ич. Аның каруы, алар арасында минем кебек багана очына менүче табылмады, чөнки аларның баганалары юк иде.

Комментарийлар