Логотип Магариф уку
Цитата:

146 нчы лицейда нәрсә булыр, әгәр...

Әгәр әлеге сорауны көне буе кабатлап йөрсәгез,  сезнең дә Михаил Савеличев кебек фантаст язучы  булып китүегез бар.  Кичә безнең 146 нчы лицейдагы эшлекле иртәнге чәйгә кунакка килгән М...

Әгәр әлеге сорауны көне буе кабатлап йөрсәгез,  сезнең дә Михаил Савеличев кебек фантаст язучы  булып китүегез бар.  Кичә безнең 146 нчы лицейдагы эшлекле иртәнге чәйгә кунакка килгән Михаил Савеличев үзенең фантаст язучы булып китүен шулай аңлатты. Тик ул аны: "Минем белән нәрсә булыр, әгәр...” – дип йөргән. Мәктәптә,  дәрес вакытларында  ул эчтән гел әнә шул сорауны уйлап, хыялланып утырган. Дәрес беткәндә, укытучы соравына җавап бирә алмаса да, өенә кайткач, дәрестә уенга килгәннәрен   язып куя башлаган. Беренче хикәяләре аның шулай туган.  Язучы булып китүе дә шуннан башланган. “Кызыл космос” дигән хикәяләр җыентыгы шулай язылган. Лицейга ул “Донбассживет” исемле китабын бүләк итеп калдырды.

Ә сезнең киләчәк лабораториясендә булганыгыз бармы соң әле?  Бу сорауга нәрсә дип җавап бирәчәгезне әйтә алмыйм, әмма   “Ресурс” исемен йөртүче 146 нчы гимназиянең 8 нче ”Г” һәм “Д” сыйныфлары  укучылары җавап бирү генә түгел, сәяхәткә үк алып китәрләр иде үзегезне. Кайда дисезме? Сыйныф бүлмәсендәге экранда күрсәтелгән видеокүргәзмәсендә! Бүген алар әнә шундый лабораториядә киләчәккә сәяхәт итеп кайтты. Компьютер графикасы ярдәмендә төшерелгән әлеге кинода кайларда гына булмадылар да, кемнәр генә булып бетмәделәр. Африкада да, туган авылыгызда, сугыш чорында  исән Муса Җәлил белән бер камерада хәтта! Моңа ныклап ышанып беткәндә генә, видик  бетеп тә куя. Әмма аны караучылар үзләрен бәхет диңгезендә йөзүләрен һаман да дәвам иттерәләр.

Әдәбиятчылар исә иртәгә  Марина Цветаеваның тууына 130 ел тулган  көнне бәйрәм итә.  Аны тирән эчтәлекле  итеп каршылау өчен медиаүзәктә бүгеннән үк шагыйрәнең иҗатына багышланган күргәзмә төзелде. Ә хәзер  лицейчылар иртәгә узасы Цветаева дәресләренә әзерләнә: аның шигырьләрен ятлый, әсәрләре буенча әзерләнгән  сугыш чоры  композициясен  куярга әзерләнә.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фотолар 146 нчы  лицейның ВКонтакте битеннән


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ